Илсөя Бәдретдинова җыры көенә монгол малае җырлый? (Әллә киресенчә)

Илсөя Бәдретдинова җыры көенә монгол малае җырлый? (Әллә киресенчә)

Гүзәл Уразова социаль челтәрдә бик кызыклы гына видео күрсәтте. Эт турындагы бу роликка бик матур җыр куелган. Видеода бер кеше ашарга утырган һәм аның янына эте килеп, ит сорый. Кытай абзые моны аңламый, ә эте бик тә акыллы булып чыга: ул хуҗасына эчемлек китереп бирә һәм алмашка тавык боты алып китә. Видеоның мәгънәсе шул.

Тик Уразова күрсәткән видеода бу күренеш бөтенләй дә игътибарга лаек түгел.

Иң кызыгы: видеодагы җыр! Аны тыңлаганда ук таныш көйләр колакка чалынды.

«Бигрәк акыллы эт. Җыры да искиткеч», – дип язган Уразова.

Көйне бер кечкенә малай җырлый. Аны Удам Сонам (Вудаму) башкара. Удам – кытайча җырлаучы монгол егете. Ул 2011 елда «China»s Got Talent» дигән җырчылар бәйгесе (бездәге «Голос» тапшыруы кебек) сезонында катнашкан һәм, шушы җыры белән чыгыш ясап, бөтен Кытайны елатып, дөньяга танылган.

Удаму Кытай эчендәге Монголиянең Хулун-Буир даласыннан. «Далада мин күпме телим, шул хәтле җырлыйм. Мин җырлаганда әнием миңа карап торырга ярата иде», – дигән булган ул. Бәйгедә катнашкан чакта малай әнисенең инде вафат булуын, әтисенең авариядә үлүен әйткән. Җырның сүзләре бик кызганыч. Ул үлгән әнигә багышла. «Зәңгәр күктән әни миңа дога кыла. Әни ерак булса да, йолдызларга караганда мин аның елмайганын күрәм. Әни, миңа кил. Әни мине көтә. Көтеп тор әни, мин сиңа киләм», – дигән сүзләр бар җырда.

Хулун-Буир шәһәр округы Кытай Халык Республикасында Эчке Монголия автоном районының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Округның исеме андагы Хулун-Нур һәм Буйр-Нуур елгалары исеменә бәйләп бирелгән. (Сүз уңаеннан, Буир-Нур – борынгы чыганакларда борынгы татарлар яшәгән төбәк. Кытай елъязмаларында Чыңгыз хан яулап алган татарлар шунда яшәгән, диләр).

2012 елда Удам Сонамның җырына монгол далаларында клип та төшергәннәр. Бу клипта җырны «Әниләр турында монгол җыры» дип атаганнар.

Безгә бу җырның мотивлары татар эстрадасындагы бер җырны хәтерләтте. 2021 елда Илсөя Бәдретдинова «Бикле ишекләр» дигән яңа җырын чыгарды. «Бу жырны аеруча яратам. Дөресрәге бу җырга хәзер бөтенләй башка күзлектән карыйм. Куп еллар элек, җыр язылганда, әле әти-әни исән иде. Иде. Тыңлаган саен елыйсы килә. Югалтканнар аңлар. Илфак Шиһапов көе һәм сүзләре. Айрат Шәйхетдинов аранжировкасы. Илдус Давлянов тавыш яздыру. Бугеннән барлык музыкаль мәйданнарда», – дип чыгарган бу иҗат җимешен җырчы.

2021 елда гына чыкса да, Илсөя Бәдретдинова язуыннан аңлашылганча, бу җырны элегрәк Илфак Шиһапов язган булып чыкты. Көен монгол малае аннан сорап алган булган микән? Уразова күрсәтмәгән булса, монгол малае җырын белмичә дә калган булыр идек әле.

Читайте на 123ru.net