Дума депутаты, бәхетле ялгыз ирләр турындагы фильмнарны тыярга кирәк, дигән фикердә

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец аерылышуларны, ялгызлыкны, бала тапмыйча үз бәхетеңә генә яшәү идеясен (чайлдфри) пропагандалауны тыю тәкъдиме белән чыкты. Дума депутаты Виталий Милонов исә, бу фикерне куәтләп, 40 яшьне узган бәхетле һәм ялгыз ир образын кино һәм сериалларда күрсәтмәскә, дигән тәкъдим итте. Бу хакта ул Life.ru га әйткән.

«Кызыклы идея. Минем андый актив пропагандага юлыкканым юк, әмма аерылышуларны пропагандалаучыларга җәза бирелергә тиеш. Аерылышу – фаҗига һәм бәла, һәм бу фикерне алга этәрергә кирәк, аеруча «кырынмаган феминисткаларга», – дигән депутат.

«40 яшьне узган, балалары, хатыны булмаган ялгыз ир образын алга сөрүне туктатырга кирәк. Безнең телеканаллардагы сериалларда андый образлар гел бар. Нинди кеше соң, нинди мужик соң ул? 40-44 яшендә хатыны да, балалары да юк икән – аңа җитди сорау бар, бу сорау ул кеше өчен күңелсез булырга мөмкин», – ди Милонов.

Шуңа да депутат, «кырыкны узган уңай ир» образы тыелырга тиеш, дигән фикердә. Бары тик күп балалары булган ирләр генә бәхетле, дип күрсәтелергә хокуклы, ди Милонов. Ә инде ялгызлар бары тик тискәре геройлар гына булырга хокуклы.

Читайте на 123ru.net