Әнисе белән үги әтисен агулап торган егет моңа кадәр дә кеше үтергән булган

Тикшерү комитеты үз анасын һәм үги әтисен агулаган өчен кулга алынган 25 яшьлек Артем Миссюрага гаепләү белдерде. Исегезгә төшерәбез, әлеге гаилә әгъзалары хастаханәдә үзләрен начар хис итүләренә зарланды. Анализларны тикшереп чыккач, табиблар аларны кемдер агулаганын аңлый. Тикшерүчеләр фатирда яшерен камера урнаштырган. Әни кешенең беренче никахтан туган улының ризыкка ниндидер порошоклар кушуы билгеле була. Егетне тоткарлыйлар. Шуның аркасында гына аның туганнары исән кала. Ул аларны, әкренләп, ярты ел дәвамында – 2024 елның гыйнварыннан бирле агулаган булып чыга.

Фото: © kp.ru/социаль челтәрләр

Хәзер Миссюраны 2 кешене үтерергә омтылуда гына түгел, ә үтерүдә дә гаеплиләр.

Артем барысын да таный. Алай гына да түгел, сорау алуларның берсендә ул моңа кадәр агулап кеше үтергәнен дә сөйләгән. Беренче корбаны аның дусты була.

2024 елның 3 февралендә дусты белән машинада утырганда, ул аны җиләк морсы белән сыйлаган, – дип сөйләде KP.RU басмасына Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча дәүләт тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий. – Бу эчемлеккә гаепләнүче алдан ук үлемгә китерә торган химик матдә өстәгән була. Нәтиҗәдә, яшь егет агуланып үлгән.

Танышларының сүзләренә караганда, Артемның әнисе белән мөнәсәбәтләре бик яхшы булган.

Фото: © kp.ru/социаль челтәрләр

Бу 2 эпизод турында да Миссюра вакыйга урыннарындагы тикшерү барышында барысын да җентекләп сөйләгән.

Бу әле барысы да булмаска мөмкин. Хәзерге вакытта аның 5 агулану эпизодына катнашы булуын тикшерәләр. Тикшерүчеләр егетнең даирәсендә охшаш симптомнар белән хастаханәгә эләккән башка кешеләрне тапканнар. Нәтиҗәдә 5 кешенең дүртесе исән кала, ә берсе – юк. «KP.RU» басмасы быел яз көне Артемның әбисенең дә серле рәвештә вафат булуын язган.

Ул вакытта аның кинәт үлүен олы яшенә сылтаганнар, ләкин хәзер тикшерүчеләр аның үлеменең шартларын да җентекләп өйрәнәчәк.

Тикшерү, барлык хәлләрне һәм мотивларны ачыклау дәвам итә, – дип ачыклык керттеләр Тикшерү комитетында.

«Комсомольская правда»

Читайте на 123ru.net