Зинира – Ризат Рамазановлар күп балалы гаилә булмакчы: «Өченчегә бер кечкенә кыз, дим»

Зинира – Ризат Рамазановлар күп балалы гаилә булмакчы: «Өченчегә бер кечкенә кыз, дим»

Рамазановларны күп балалы гаилә булу нияте бар, ахры. Әнә, Ризат Рамазанов кечкенә кыз турында хыяллана башлаган. Дөрес, Зинираның гына планнары башкачарак – ул, эшне җиңеләйтеп (әллә, киресенчә, авырайтыпмы) эт алмакчы. Социаль челтәрләргә тормыш иптәше Зинира һәм бер кечкенә, йөнтәс маэмай белән төшкән фотосын куеп, Ризат: «Зинира, шундый эт алыйк, ди, ә мин, өченчегә бер кечкенә кыз, дим», – дип язып куйган.

Җырчыларның социаль челтәрләрен карап баручылар да бу сүзләрдән кызык тапкан. Күпләр, Рамазновларның фатирында кызга да, эткә дә урын җитәрлек, дигән фикердә.

«Ник, икесен дә алыгыз. Кызга акчагыз җитәдер бит. Җитмәсә, биреп торырбыз»;

«Кыз алып кайтып бирүгә, эт алам, дип әйтегез»;

«Кыз да кирәк, эт тә. Барыгыз да бәхетле булыгыз», – дип язалар алар.

«Әниләрегездән сорагыз башта, этме, кызмы, дип. Балаларны алар карый бит», – дип, карар кабул итүне гаиләнең өлкәнрәк буын вәкилләренә йөкләп калдыручы да булган.

Читайте на 123ru.net