Һиндстанда ике битле, дүрт аяк-куллы бала туган

Һиндстанда сирәк очрый торган сиам игезәкләре туган. Алар 2 йөзле, 4 аяклы һәм 4 куллы бер бала кыяфәтендә. Бу хакта пишет Daily Mail сайты яза.

Гадәти булмаган бу бала авыл хастаханәсендә туган. Авырлы Раму Девины тулгаклары башлануга ук шушында алып киләләр. Туган бала бөтен табибны шокта калдыра: аның күкрәгеннән өстәмә пар очлыклар чыгып торган. Бу – аяк-куллары формалашып бетмәгән игезәк сыңарыннан калган. Бала нибары 5 кенә сәгать яшәп калган.

Бу аномалия баланың әти-әнисенә дә көтелмәгән була, чөнки йөкле вакытта хатын пренаталь диагностика узмаган: гаилә авыл җирендә яши, һәм анда сыйфатлы медицина юк. Бала табу өзлегүләрсез генә узган, яңа туган баланың аномалия сәбәпле билгесез.

«Russian.rt.com» генетик Ирина Колесниковадан интервью алган. Табиб патологияләрнең сәбәпләрен әйтә. Мәсәлән, мондый хәл аерым бер төр дарулар – әйтик, эпилепсиягә каршы препаратлар куллану сәбәпле булырга мөмкин. Шулай ук ананың баланы күтәргәндә кайбер авырулар белән авыруы да «хромосомалар патологиясенә» китерергә мөмкин икән. Шундый авырулар дип, ул сидек юллары, җенси авыруларны атаган. Мондый чирле бала булмасын өчен, ул авырлы вакытта тикшеренү узарга чакырган. Мондый аномалияләр иртә срокларда да УЗИ аша күренә икән. «Күрәсең, бу хатын андый тикшеренү узмагандыр», – дигән ул.

Читайте на 123ru.net