Рафис Кәлимуллин Олеся Леснаяның оятсыз сорауларына җавап биргән

Рафис Кәлимуллин Олеся Леснаяның оятсыз сорауларына җавап биргән

Артистларга уңайсыз, урыны белән оятсыз да сораулар биреп, «Әйе, юк» сәхифәсен алып баручы Олеся Лесная җырчы Рәфис Кәлимуллинны туктаткан. Бу юлы җырчыга сорауларның бер өлешен Олеся үзе әзерләсә, икенче өлешен аның «подписчик»лары язып җибәргән.

Буең буенча комплексовать иткәнең бармы?

Бар.

Исерек килеш чыгыш ясаганың бармы?

Бер тапкыр булды.

Кем яхшырак: Фирдүс Тямаевмы, Рәфис Кәлимуллинмы?

Конечно, мин.

Үгез күкәе ашаганың бармы?

Юк

Тәкә күкәе?

Күкәй тавыкныкын гына ашаганым бар.

Сыер?

Сыерның күкәе юк.

Кредитларың бармы?

Бар.

Ничәү?

Берничә. Машина өчен кредит, фатир өчен кредит, радиога түли торган кредит.

Ничә мең түлисең аена?

100-150 мең.

Кеше янында һава бозганың бармы?

Әйе.

Татар эстрадасында кемнәр белән аралашмыйсың?

Иркә белән аралашмыйм. Мин аның белән бер 15 тапкыр исәнләштем, ул минем белән исәнләшми.

Хәзер иң кызыгы – подписчиклардан сораулар. Ничә сантиметр икән, сора әле.

Хатынның зарланганы юк.

Нишләп банкетларда фанерага җырлый? Тавышына ышанмыймы, белмиләр дип, юләргә чыгарамы?

Фанерага җырлаганым юк. Белмәгән кешеләр бэк-вокалны плюсовка дип уйлыйлар.

Бәлеш көймәсен, хатын-кыз балага узмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Вакытында алырга кирәк.

Видео янындагы комментарийлар, күбрәк, «җырчылар белән исәнләшмәүче» Иркәнең гайбәтен сатуга кайтып калган.

«Сине белән дә исәнләшми что ли?» – дип, комментарий калдырган бу урында Алинә Давытова. Ул да Олесяга интервьюда Иркәнең үзе белән исәнләшмәвенә зарланган иде.

«Бик күп артистлар Иркә белән аралашмый шул. Кызык», «Иркә үзен бик гади ясап күрсәтмәкче була да, юк шул. Кеше сәлам биргәч, сәламне алмау дин буенча да дөрес түгел. Сиңа сәлам бирмәс инде, ул бит үзен патшабикә итеп хис итә», «Иркә-Бикә белән дә интервью эшләргә кирәк. Кызганчы, усал сораулар белән», «Ул Иркә кем белән генә исәнләшә соң? Әллә кем диярсең», – дип яза халык.

Бу сәхифәсе өчен Олесяның үзенә «эләктереп алучылар» да аз түгел.

«Шулкадәр бестолковый хатын-кыз. Үзе белми микәнни?», «Шулкадәр мәгънәсезлек», «Әти-әниең карыймы иҗатыңны? Аларга ошыймы мондый сораулар?» – дип яза алар. Соңгысына Олеся: «Сорауларны бергәләп әзерлибез», – дип язып калдырган.

Читайте на 123ru.net