Сиринә Зәйнетдинова: «Рөстәм кияү сезгә күкләрдән карый, күзәтә, сезнең өчен сөенә...»

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләргә үзе өчен якын булган кешеләре – сеңлесе Гөлинә белән аның улының бик матур видеосын урнаштырып:

«Бу – минем сеңлем һәм Сөләйман энем! Мин беләм, Рөстәм кияү сезгә күкләрдән карый, күзәтә, сезнең өчен сөенә. Бәгырьләрем, сабырлык сезгә», – дип яза.

Видеодагы бу матур гаилә янәшәсендә тагын бер кеше – Гөлинәнең тормыш иптәше дә булса, гаилә ничек тулы булыр иде дә, юк шул. Моннан берничә атна элек кенә Гөлинә тол калды, ире Рөстәм белән мәңгелеккә хушлашты. Рөстәм, үзенең яңа туган улын бер тапкыр да күрә алмыйча, махсус операциядә һәлак булды. Рөстәмне улын һәм тормыш иптәшен бала тудыру йортыннан каршыларга да бик көткәннәр иде...

Сиринә Зәйнетдинова кияүләренең инде 12 декабрьдән бирле хәбәргә чыкмавы хакында сторисларында сөйләгән иде. Рөстәмнең гәүдәсен июль аенда гына табып, туган авылы Балтач районы Көшкетбаш авылында соңгы юлга озаттылар.

  • Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булган
  • Сиринә Зәйнетдинова: «Бүген көне буе елыйм... Рөстәмебез юк бит...»

Читайте на 123ru.net