«Башкорт хуҗабикәсе» зарлана: «Ничек туйганымны белсәгез иде...»

«Башкорт хуҗабикәсе» зарлана: «Ничек туйганымны белсәгез иде...»

«Башкорт хуҗабикәсе» – блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең тормышын һәм сәхифәсен үзгәрергә җыена, ләкин нәрсәдән башларга да белми. Блогерның бертөрлелек ардыра башлаган. Үзенең борчуларын һәм аһ-зарларын ул аудиториясенә дә сөйләгән.

«Дусларым, вайннарда төшә торган образымнан ничек туйганымны белсәгез иде. Бу халат һәм яулыктан туйдым. Образымны үзгәртәсем килә. Үзгәрешләр телим, ләкин нидән башларга да белмим. Бөтенләй яңа юнәлештә эшләп карыйсым, тормышымны үзгәртәсем килә.

Миңа калса, андый уйлар вакыт-вакыт бөтен кешеләрдә дә туадыр. Мин образымны үзгәртү турында даими уйлыйм һәм гел тупикка килеп терәләм. Минем халатлы вайннарым инде кешеләрне дә туйдыргандыр дип уйлыйм. Ярдәм итегез миңа!

Сторисларым да туйдырды. Көне-төне аш бүлмәсе, шәһәр, съемкалар, аш бүлмәсе һәм тагын аш бүлмәсе. Миңа кайвакыт бер үк сүзләр сөйлим кебек тоела башлый. Хәтта видеолар төшерү манерам да шул ук. Бер үк рецептлар, бер үк конфликтлар, бер үк локацияләр һәм кешеләр. Мин сезне генә туйдырып калмадым, үзем үк үземнән туйдым. Нәрсә эшләргә?» – дип аптырашта утыра блогер.

Миләүшә «Интертат»ка сәхифәсен 2020 елның февралендә алып бара башлавы хакында әйткән иде.

«Безнең ватсапта бөтен туганнарны берләштерүче төркем бар. Кем кайда, нәрсә эшләп йөри, шуларны күрсәтеп, видеолар төшереп сала идек. Мин дә иртән «сәлам бөтенегезгә дә» дип, берәр кызык сөйләп, видео җибәрәм. Бер сеңлем инстаграмда сәхифә ясап, видеоларны шунда куеп барырга тәкъдим итте. Ул аккаунтымда башта гел туганнар гына иде, берзаман чит кешеләр дә языла башлады», – дип сөйләгән иде блогер.

Ә сез «Башкорт хуҗабикәсе»нә нәрсә тәкъдим итәр идегез?

Читайте на 123ru.net