Йолдызларның аерылышуы: Алсу ирен хыянәттә гаепли, Абрамов адвокатын алыштырган

Күптән түгел җырчы Алсу белән бизнесмен Ян Абрамовның 18 ел бергә торганнан соң аерылулары билгеле булды. Мөнәсәбәтләрнең өзелүе Янның хыянәт итүе аркасында килеп чыккан, дип хәбәр ителә.

Хәзер аерылышу процессы бара, һәм яңа детальләр барлыкка килә. Ян Абрамов үзенең адвокатын алыштырган, аның урынына Александр Добровинскийны яллаган. Күптән түгел Добровинский Любовь Успенская белән суд тикшерүләрендә Россия эстрадасының атаклы поп-короле Филипп Киркоров мәнфәгатьләрен яклап, аны җиңүгә алып килде.

«Филипп Киркоров һәм Любовь Успенская белән бер процесс бетәргә өлгермәде, адвокат Александр Добровинский Алсу белән Ян Абрамовларның аерылышуы кебек зур яңа эшкә кереште. Бу эштә адвокат Александр Добровинский Ян Абрамов мәнфәгатьләрен яклаячак. Беренче тыңлау 26 июльгә билгеләнгән,» – дип хәбәр итте чыганак.

Хәзерге вакытта бу парның мөнәсәбәтләре өзелү тирәсендә бик күп имеш-мимешләр йөри. Алсу үзе вазгыятьне тагын да катлауландырды. Ул Абрамовның аңа Анастасия Решетова – рэпер Тиматиның элеккеге сөйгәне белән хыянәт итүенә ишарәләде.

«Мин ялганны, икейөзлелек һәм ясалма кыланмышларны яратмыйм. Һәр нәрсәне үз исеме белән атарга кирәк. Менә бит мин аңа реклама ясадым. «Бизнес»ы чәчәк атачак. Тик, зинһар, салымнарны түләргә онытмыйбыз! Акланулар һәм балачакта алган яралар турындагы тарихлар белән интервью көтәбез», – дип, 41 яшьлек артистка бу сүзләрне көндәшенә багышлады.

Элегрәк Алсу белән Ян Абрамов фатирларын 300 миллионга сатуга куйганнарын язган идек.

«TVcenter.ru»

Читайте на 123ru.net