Кура җиләгенең организмга нинди файдасы бар?

Терапевт, эндокринолог табиб Елена Киселева кура җиләге файдасы турында сөйләде, дип яза «АиФ» сайты.

Табиб аңлатканча, кура җиләгендә төрле төрдәге 11 процент шикәр, шулай ук органик кислоталар һәм эфир майлары бар. Моннан тыш кура җиләгендә бик күп витаминнар һәм минераллар – С, B1, B2, B3 (PP), B4, B5, B6 һәм B9, кальций, тимер, магний һәм башкалар бар. Шуның аркасында кура җиләге тән тиресе, чәчәләр өчен, картаюны акрынайту, гемоглобин һәм эчәклекләр өчен файдалы. Моннан тыш, аны хатын-кызларга йөкле вакытта яки күрем вакытында ашарга киңәш ителә.

Кура җиләге ир-атлар өчен дә файдалы, ул простатит профилактикасы булып тора һәм потенциягә уңай тәэсир итә. Кура җиләге сидекне яхшы куа, шешенүләрне киметә һәм артериаль кан басымын төшерә. Салкын тигән вакытта кура җиләгеннән чәй ясап эчәргә киңәш ителә – ул температураны төшерә һәм микробларга каршы чара.

«Диетологлар көненә 200 грамм кура җиләге ашарга киңәш итә. Кайбер чыганакларда бу сан 400 граммга җитә, әмма бер утыруда моның кадәр җиләк ашарга ярамый. Әгәр преддиабет яки шикәр диабеты бар икән, артык күп ашаганда, җиләктәге шикәрләр кандагы глюкоза күләмен арттыра», – дип кисәтте табиб.

Читайте на 123ru.net