Иртәнге ашка баллы ризыклар ашауның нинди зыяны бар?

Иртәнге ашның рационның иң мөһим өлеше икәнен белгечләр һәрдаим кабатлап тора. Иртәнге ашта бөртеклеләр, аксым һәм файдалы майлар булырга тиеш. Әмма иртән баллы ризыклар ашарга ярыймы соң?

Британия табибы Крис Дабберли, иртәнге ашта әфлисун согы һәм баллы хлопьялар турында онытырга кирәк, дип саный. Чөнки болар эчәклек эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.

«Шикәр күп булгач, кандагы шикәр күләме тотрыксызлана, ашкайнату системасының нәзберек балансы бозыла», – дип саный табиб.

Шулай ук ул, иртән камыр ризыклары, хлопьялар ашау һәм сок эчүнең туклану фәненә бернинди катнашы булмавын, моның маркетинг алымы гына булуын әйтте.

«Аксымлы иртәнге аш – туену һәм эчәклекнең оптималь эшчәнлеге өчен менә дигән вариант. Иртәнге ашка күп аксымлы ризыклар ашасагыз, озаграк тук булачаксыз һәм организмны кирәкле туклыклы матдәләр белән баетасыз», – диде табиб.

Баллы иртәнге ашлар энергия бирми, ә киресенчә, кандагы шикәр күләмен кисәк арттыра, аннан соң ул кими, һәм кеше үзен арыган һәм йончыган итеп тоя башлый. Шуңа күрә баллы иртәнге ашлар ашау эчәклек өчен генә түгел, ә гомумән кәефкә, хәлгә дә начар тәэсир итә, шулай ук кандагы шикәр күләмен дә тотрыклы дәрәҗәдә тотып булмый, дип яза «АиФ» сайты.

Иртән ашарга яраклы аксымлы ризыклар:

  • йомырка;
  • балык;
  • эремчек;
  • сыр;
  • бавыр паштеты;
  • киноа;
  • карабодай;
  • чикләвекләр (миндаль, кешью, әстерхан чикләвеге).

Читайте на 123ru.net