Актаныштан кыр батыры Илсур Зарипов: «Комбайнда ярышу – ат чабышы кебек»

Актаныштан кыр батыры Илсур Зарипов: «Комбайнда ярышу – ат чабышы кебек»

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияне быел тәмамлаган Адилә Зыязетдинова кыр батыры Илсур Зарипов белән сөйләште.

Июль ае... Кызу, кояш кыздыра, күп кеше су коена, ял итәләр... Ә бу вакытта кырда эшнең кайнаган чагы. Сүзем – кызуга, җәйгә, ялга карамыйча эшләгән Илсур Зарипов турында. Актаныш районының Яңа Кормаш авылы егете ул. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль сирәк кешеләргә туры килә, шуларның берсе – Илсур Зарипов. Ни өчен дип сорыйсызмы? Илсур Илсаф улы Зарипов – комбайнда, тракторда эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шиномонтажда эшли, автомобильләрне һәм көнкүреш техникасын ремонтлый, балта остасы, ә буш вакытын сәхнәдә үткәрә. Бер дигән гаилә башы – хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Һөнәре буенча тракторист-машинист Илсур абый белән сөйләштем.

Илсур абый, сез ничә ел комбайнда эшлисез?

2017 елдан бирле эшлим. Аңа кадәр колхозда трактор йөрттем. Яраткан эшемне тапканчы, төрле эшләрдә эшләп карарга җитештем. Яраткан эшемдә инде 8нче ел, сизелмичә дә үтә еллар... Бу эшне яратып эшләгәнне олы улым Илнар күреп, ул да тартыла башлады. Җәй буе минем белән кырда, бәлки, ул да минем эздән китер.

Сез кыр эшләре вакытында гел беренче урында, ничек беренчелеккә ирешәсез? Серләрен безгә дә сөйләгез әле.

Аның сере бер генә – эшләргә кирәк, – дип көлде Илсур абый. – Һәр кеше яраткан, җаны белән сөйгән эшендә беренчелектә булачак, чөнки авырлыклар очраса да, ул аны җиңел үткәрәчәк. Мин эшемә күңелемне бирәм.

Тагын бер серен әйтеп үтәсем килә – ул иртә таңнан эшләү. Һәм комбайнны вакытында карап торырга кирәк. Мин үземә гел әйтәм: уңыш тырышлыктан тора.

Ә конкуренция роль уйныймы? Конкуренция бармы сезнең эштә?

Бар. Комбайнда ярышу – ат чабышы кебек. Комбайнда эшләгәндә «Кем беренче килә?» дигән әйбер бар. Комбайнчылар арасында ярыш бара, алга чыккач, көнләшүләр күренә башлый. Алга чыгар өчен, аларга игътибар итмәскә кирәк!

Комбайнда ярышу – ат чабышы кебек, дидегез, ә сезнең нинди ярышларда катнашканыгыз бар?

Мин ярышларда бик теләп катнашам. 5 июль көнне Казанга трактористлар ярышына бардым. «Беларус» тракторында йөк тагып йөрисе, йөкне төшереп калдырсаң – җиңеләсең. Ул ярышта тизлек тә зур роль уйный. Мин икенче тапкыр катнаштым.

Сез эшмәкәр дә, комбайнда, тракторда да эшлисез, техника ремонтлыйсыз, буш вакытыгызда – сәхнәдә… 5 бала да тәрбиялисез, ничек барысына да җитешәсез?

Тормыш барысына да өйрәтә... «Кулдан килгән чакта эшләп калырга кирәк» дигән девизга таянып яшим. Бар эшкә күңелне биргәч, шуның хәтле эшләгәнне белми дә идем, санап күрсәтмәгәч. Боларның барысы да – күңел биреп эшләгән эшләр. Миңа балаларым да булыша. Балалар өчен тырыша һәр әти-әни, шуңа да сизмисең күпме эшләгәнеңне. Балаларым өчен тау да күчерергә әзермен.

Эшегездә һава торышы зур роль уйный, яңгыр яуганда сөенәсезме яки, бүгенгә куелган план үтәлми, дип борчыласызмы?

Яңгыр 1-2 көн генә булса, вакытны бушка үткәрмим: комбайнны карап үткәрәм. Миңа кырда эшләү күбрәк ошый, чөнки мин кырны үлеп яратам, кырсыз яши алмыйм, табигать кочагында эшләү үзе генә ни тора... Күңел кырга тарта... Шуңа күрә аяз көннәргә сөенәм, алдан карап куям һава торышын. Яңгыр атналар буе яуган очракта, тиз генә эшләп, эш планымны куып җитергә тырышам. 2023 елда мин 2400 гектар уңыш җыйган идем. Аяз көннәрдә 1000 центнер суктырсам, үз-үзем белән канәгать.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Илсур абый! Эшегездә уңышлар!

Читайте на 123ru.net