Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егет өйләнгән

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егет өйләнгән

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Аның төркемендә 6 ел биюче булып эшләүче Илфат Газиевның бүген туе икән. Җырчы ИБ бандасы егетләренең кыз алырга барган видеосын куйган.

Егетләр җырлап-биеп урамны шаулатып кызның йортына бара. Алар барлык «җәза»ларны үтәп кызның йортына керә. Кәләш белән кияүнең фатирда биегәне дә видеога эләккән.

Җырчы яшьләргә матур теләкләр теләргә чакыра. Күпсанлы бәхет теләгән комментарийлар арасында «балдагыгызны салган очракта да туя алмаслык мәхәббәт булсын, ягымлы сүзләрне жәлләмичә, гомерле булып яшәргә язсын, матур сәламәт балалар үстерегез» дигәне дә бар.

Читайте на 123ru.net