Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазин турында: «Аның бөтен әйбере зур булырга тиеш»

Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазин турында: «Аның бөтен әйбере зур булырга тиеш»

Алып баручы Айрат Ильясовка Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең «Салават авылы» йортында композитор Фирзәр Мортазинга багышланган урынны күрсәткән.

Биредә Фирзәр Мортазинның бөтен әйбере дә гадәттәге әйберләргә караганда артык зур булулары белән аерылып тора.

«Бер кешечә ашый белми ул! Аны бөтен әйбере зур булырга тиеш. Зур кружка белән чәй эчә. Монысы рюмкасы, монысы стаканы, монысы зубочисткасы, ашый торган чәнечке, пычаклары, табагы», - дип рәхәтләнеп көлдергән ул үзенең кунагын, Фирзәр дустының алагаем зур калак-чәнечкеләр, савыт урынына куелган табагын, ваза хәтле стаканын күрсәтеп.

Шулай ук җырчының бакчасында Фирзәр Мортазин хөрмәтенә утыртылган алмагач та бар.

Читайте на 123ru.net