Израильгә һөҗүм нәтиҗәсендә 10 бала үлде, Ливанга каршы сугыш башланырга мөмкин

Израильгә һөҗүм нәтиҗәсендә 10 бала үлде, Ливанга каршы сугыш башланырга мөмкин

Израильнең Сүрия һәм Ливан белән чиктәш Голан тауларындагы Мадждаль-Шамсен торак пунктындагы футбол кырына ракета һөҗүме булган. 10 бала үлгән, 30ы яралы.

Израиль премьеры киңәшчесе әйтүенчә, ракета һөҗүмен Ливанның көньягында хәрәкәт иткән, Иран контролендә булган «Хезболлах» төркеме ясаган. Израиль премьеры Нетаньяху АКШтагы визитын срогыннан алда тәмамлап, Израильгә кайтырга карар кылган.

«Хезболлах» бу бистәне утка тотуын кире кага. Ливан хөкүмәте бу ракета һөҗүмен гаепләп чыкты һәм бөтен фронтларда сугышны туктатырга чакырды, дип хәбәр итә «Al Jadeed» телеканалы.

Израиль Тышкы эшләр министрлыгы, бу – «кызыл линияләрне узу», җавап катгый булачак, дип белдергән. Израильнең тышкы эшләр министры Исраэль Кац әйтүенчә, Хезболлах һәм Ливан белән тулы масштаблы сугыш бик якын. Бу хакта «Ynetnews» басмасына сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Без фронтта да, тылда да эшләячәкбез, әмма сугыш азагына Насралла («Хезболла» җитәкчесе) һәм «Хезболла» тар-мар ителәчәк, ә Ливан зур каза күрәчәк», – дигән ул.

Кац, тынычлык һәм иминлекне торгызачакмын, дип белдергән.

Берничә көн элек кенә АКШтагы матбугат чараларында, Нетаньяхуга АКШ җитәкчелеге Ливанга һөҗүм итәргә рөхсәт бирде, дигән хәбәр чыккан иде. Хәбәр чыгуга берничә көн үтүгә шушындый вакыйга булды.

Ракета һөҗүме видеога эләккән.

1967 елга кадәр Голан таулары Сүриянеке иде. Анда гарәпләрнең бер төркеме – друзлар яшәгән. 1967 елда Израиль Голан тауларын Сүриядән тартып ала һәм 1981 елда үзенеке дип игълан итә. Бу җирләр Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Сүриянеке дип санала. 2019 елда Дональд Трамп Голанны Израильнеке дип таныды.

Израиль белән Ливан арасында даими бәрелешләр булып тора. Былтыр октябрь аенда, Газзәдә сугыш башлангач, 2 ил арасында конфликтлар тагын да көчәйде.

Ливан Израильдән 2 тапкыр кечкенәрәк – аның мәйданы 10,5 км². Ливан 1943 елда барлыкка килгәндә анда башлыча христиан гарәпләр һәм мөселман гарәпләр яши. Израиль төзелгәч үк, Ливан моның белән килешми һәм беренче Гарәп – Израиль сугышында катнаша. Ливан җиңелә, аның көньягына Палестинадан күпсанлы качаклар килә. Качаклар, шулай ук алар яклы гарәпләр Израильне утка тота башлый. 1970 елларда Ливанда бик күп Палестина качаклары була, алар Ливандагы гражданнар сугышына сәбәпче була. 1980 елларда Иран тәэсирендәге «Хезболла» төркеме оештырыла. Бу төркем һәм Израиль арасында даими рәвештә бәрелешләр булып тора. Әмма соңгы берничә дистә елда Израильнең Ливан җирләренә бәреп кергәне юк иде.

Читайте на 123ru.net