Җәйге җиләкләрне ничек туңдырырга?

Туңдырып кую – җәйге уңышны саклауның, витаминнарны, минералларны, файдалы матдәләрне саклауның иң яхшы ысулларының берсе. Ә җиләкләр суперфуд булып санала. Аларда витаминнар гына түгел, бик күп күләмдә антиоксидантлар бар. Антиоксидантлар – картаюны акрынайта, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген, ашкайнатуны һәм иммунитетны яхшырта. Файдалы булуларына өстәп, алар әле тәмле дә.

Кышкы озын салкын кичләрдә, витаминнар һәм энергия җитмәгәндә, бу җиләкләр бик ярап куя. Алардан морслар, кесәл, десертлар, изеп соуслар ясарга, яки кайнар су салып, чәй урынына эчәргә була.

Җиләкләрне ничек дөрес туңдырырга?

Кайсы җиләкләрне туңдырырга ярамый? Нык сусыл җиләкләр бар, алар, эрегәч, формасын югалта һәм пюрега әйләнеп кала. Өстәвенә, мондый җиләкләрнең тәме дә югала.

Болар: бакча җиләге, кура җиләге, кара җиләк, карбыз.

Тик бу – әлеге җиләкләрне туңдыргычта сакларга ярамый дигән сүз түгел. Бакча җиләген һәм кура җиләген еш кына пюре итеп саклыйлар, болай эшләгәндә, эрегәннән соң, җиләкнең формасы өчен кайгырасы булмый.

Бу җиләкләрне туңдырган очракта, аларны туң килеш кулланырга була. Мәсәлән, туң бакча җиләген боз урынына эчемлекләргә, минераль суга салырга мөмкин. Ә туңдырылган карбыздан лимонад яки коктейль ясап була, аны блендерда изәргә һәм минераль су, лимон өстәргә кирәк.

Димәк, җаен белсәң, теләсә кайсы җиләкне дә туңдырырга була.

Ә менә чия, крыжовник, кара һәм кызыл карлыган, нарат җиләге (брусника), мүк җиләге, сырганакны, измичә, бөтен килеш тә туңдырып була.

Әзерлек

Туңдырыр алдыннан җиләкләрне әйбәтләп араларга, сытылганнарын, чери яки күгәрә башлаганнарын ташларга кирәк. Туңдыргычта бактерияләр яки споралар үлми, бары тик яшәүдән туктап кына торалар. Шуңа күрә чери башлаган җиләкләрдән, эрегәч, куркыныч ризык барлыкка килә, өстәвенә, ул әле янындагы яхшы җиләкләрне дә боза.

Туңдырыр алдыннан чиянең төшләрен алырга кирәк.

Туңдырыр алдыннан җиләкләрне һичшиксез юарга кирәк. Аларны эреткәч юып булмый, чөнки соклары күп чыга. Хәтта үз бакчагыздан җыйган җиләкләрне дә юарга кирәк, аларда бөҗәкләрнең яки паразитларның личинкалары, тукландыру өчен яки корткычларга каршы кулланган химикатлар булырга мөмкин.

Җиләкләрне сак кына юарга кирәк, кура һәм кар җиләкне юганда, дуршлаг һәм агып торган су кулланмаска киңәш ителә, аларга табакка салып барга һәм, измәскә тырышып, тишекле чүмеч белән сөзеп алырга кирәк.

Юганнан соң җиләкләрне бик яхшылап киптерергә онытмагыз. Аларны кәгазь яки тастымалга бер кат кына итеп тезеп салыгыз. Бары тик коры җилкәләрне генә туңдырырга куярга кирәк, чөнки туңган вакытта су, киңәеп, җиләкләрнең нәфис кабыгын зарарлый. Шуңа күрә яхшылап киптерергә кирәк.

Җиләкләрне нәрсәгә салып туңдырырга?

Иң киң таралган ысул пакетка салу. Әмма гади пакетка түгел, ә туңдыру өчен махсус пакетка салырга кирәк. Гади пластик пакет туңгач сына һәм ертыла, шуңа күрә андагы ризыклар да чәчелеп китәргә мөмкин. Ә махсус пакетлар тыгызрак, һәм алар туңдыргычта әйбәт тора.

Шулай ук контейнерларда да туңдырып була. Әгәр туңдыргычыгыз зур икән, бу – пакетка караганда уңайлырак та булырга мөмкин. Контейнерлар формасын яхшы тота, аларга эченә нәрсә салганны язып куярга да уңайлы. Әмма пакетка караганда, урынны күбрәк ала.

Туңдыргычта тоту өчен махсус контейнерлар кирәк, аларның тышына кар бөртеге рәсеме ясалган була.

Ваккум пакетлар. Саклаганда һава никадәр азрак булса, шуның кадәр яхшы. Туңдырганнан соң җиләкләрне махсус пакетка салырга һәм ваккуматор ярдәмендә һавасын суыртырга була. Болай иткәндә җиләкләр, сыйфатларын югалтмыйча, озаграк саклана.

Боз өчен формалар. Бу формаларны еш кына яшел үләннәр, җиләк-җимеш туңдыру өчен кулланалар. Тик бер нечкәлеге бар, мондый формаларда тудырылган җиләкләрне болай итеп озак саклап булмый, чөнки өсте ачык тора. Шакмакларны савыттан алырга һәм туңдыру өчен пакетларга бушатып куярга кирәк.

Яңа төр суыткычларда «тиз туңдыру» (быстрая заморозка) функциясе була. Монда температура 25 градустан түбәнрәк була. Җиләкләрне тактага яки подноска тезеп салырга һәм тиз туңдыру бүлегенә куярга. Бозлы һава агымында алар 20-30 минут эчендә ката да. Шуннан соң җиләкләрне башка савытларга, пакетларга бушатып куярга кирәк.

Коры туңдыру. Коры, бөтен җиләкләрне подноска берәмлекләп тезеп чыгарга һәм туңдыргычка куярга кирәк. Берничә сәгать узуга аларны пакетларга яки контейнерларга бушатып, туңдыргычка озак вакытка сакларга куялар.

Пюре. Җиләкләрне блендер ярдәмендә изәләр, әгәр җиләкләрнең төше бар икән, өстәмә рәвештә иләк аша да изәргә кирәк. Мондый пюреларга шикәр комы яки шикәр сиробы кушарга мөмкин. Пюреларны тыгыз пакетларга яки контейнерларга салып куярга.

Җиләк-җимеш бозы. Җиләкләр өстенә шикәр сиробы кушылган баллы җимеш согы салсаң, үзенә күрә җиләк-җимеш бозы килеп чыга. Катнашманы боз формаларына яки кечкенә контейнерларга салырга була.

Җиләкләрне эретү

Тагын бер мөһим нәрсә – файдасы югалмасын өчен, каткан җиләкләрне дөрес итеп эретү. Беренчедән, җиләкләрне бер эретеп, тагын туңдырырга ярамый. Шуңа күрә 1-2 ашарлык кына җиләк сыя торган кечкенә пакет яки контейнерлар кулланырга кирәк.

Икенчедән, җиләкләрне әкренләп эретергә кирәк, һич кенә дә кайнар суга салып җебетергә ярамый. Иң яхшысы, туңган җиләкләрне суыткычка алып куярга һәм берничә сәгать көтәргә кирәк, дип яза «АиФ» сайты.

Читайте на 123ru.net