Мөслимә блогер еш авырга узуының сәбәбен һәм ирне өйгә иртә кайтару ысулын күрсәткән

Мөслимә блогер еш авырга узуының сәбәбен һәм ирне өйгә иртә кайтару ысулын күрсәткән

Мөслимә блогер, 4 бала әнисе Эльза Зигантдинованы (Elza Zaza) каенанасы белән кызыклы видеолар буенча, дини чараларны оештыруда катнашучы һәм мәрҗәннән кечкенә сумкалар үрүче буларак беләләр. Блогер ханым бишенче баласын көтә. Шул уңайдан ул шаян видео да урнаштырган. Ул видеога «гаилә бәхетенең сере» дип тә язган.

Ул мәрҗәннән хатын-кызлар өчен эчке кием үрә башлаган, бишенче тапкыр йөккә узуын да шуңа бәйли. Шушы эчке кием белән эштән соң туры өйләренә кайтмаган ирләрне ашыктырып булуга ишарә ясаган. Видеода күренгәнчә, аның ире эштән соң машинасын юдыртырга керткән, әле машинасы күбекле килеш торуын хәбәр итә. Әмма хатыны мәрҗәннән үрелгән эчке киеме фотосын җибәрә, һәм ире күбекле машинада өйгә җилдерә.

«Ник бу серне чиштең инде» дип язучыга «мин бүлештем генә» дип җавап язган блогер.

Замана хатын-кызлары бу матурлыкны бәяләгән һәм кайберләре заказ бирергә дә уйлый. Икенчеләре киеп булуга шикләнүләре турында яза.

«Ничек матур! Тик аны киеп буламы икән? Киеп йөрү турында әйтмим, киеп буламы икән?» – дип аптыраган берәү.

«Мин кидем, 20 минут киеп тә йөрдем, үз функциямне 100 процентка үтәдем», – дип җаваплаган күп балалы блогер.

Өченчеләре, мөслимәләр тыйнак булырга тиеш, дигән фикерне белдерә. «Төпкә тәгәрәү», «Хурлык», «Оялу дигән нәрсә юк, исламда хатын-кызларда ул булырга тиеш» кебек комментарийлар язучыларга башкалар җавап биргән.

«Комментаторлар, тынычланыгыз әле. Ул бит үзен куймаган. Ире янында мондыен да, башкасын да кия ала», – дип яклап чыккан бер ханым.

Блогерның видеоларында актив төшүче каенанасы фикере белән кызыксынучылар да бар. «Карый, лайк куя», – дип җавап биргән мөслимә.

Читайте на 123ru.net