«Бал корты икмәге»нең (перга) файдалы үзлекләре һәм аны кулланучыларга киңәшләр

«Бал корты икмәге»нең (перга) файдалы үзлекләре һәм аны кулланучыларга киңәшләр

Бал кортлары «ипи»не (перга) чәчәк серкәсеннән ала, аны кәрәзләргә тутыра. Даими саклана торган температура, дымлылык һәм бал кортының ферментлары тәэсирендә, ул әчи башлый, бу процесс 15 көн дәвам итә. Аннары бик кыйммәтле аксымлы азык барлыкка килә, аны бал кортлары үз личинкаларын үстерү өчен куллана, ә халык арасында ул «чәчәк серкәсе», «бал корты икмәге» яки «бал ипие» буларак билгеле.

«Бал ипие»нең составы һәм файдалы үзлекләре бертөрле түгел, чөнки серкә төрле үсемлекләрдән һәм төрле вакытта җыела. Шуңа да карамастан, анда һәрвакыт ферментлар, кислоталар, витаминнар һәм микроэлементлар була:

• моносахарид;

• 16 аминокислота;

• 13 май кислотасы;

• каротиноидлар;

• витаминнар (Е, С, D, P, К, B1, B2, B3, B6);

• органик кислоталар;

• гормонга охшаш матдәләр;

• ферментлар;

• макро -, микроэлементлар.

Бу исемлектән Е витамины һәм каротиноидлар, шулай ук калий, магний, тимер, бакыр, кобальт һәм цинкның күп булуын аерып күрсәтергә кирәк. Болардан тыш, монда кеше өчен гаять мөһим булган Омега-6 һәм Омега-3 кебек май кислоталары да бар. Чәчәк серкәсе белән чагыштырганда, «бал корты икмәге» витаминнар һәм микроэлементлар күләме буенча файдалырак һәм баерак. Моннан тыш, бу продуктның азык һәм энергетика кыйммәте күпкә югары.

«Бал корты икмәге», даими кулланганда, организмның барлык системаларына да уңай йогынты ясый. Иммунитет һәм тонусны саклау өчен ул аеруча файдалы. Аның файдалы үзлекләре:

• токсиннарны тиз чыгара, ашкайнату системасына уңай йогынты ясый;

• кан әйләнешен яхшырта, кандагы холестерин дәрәҗәсе киметә;

• кешенең адаптоген сәләтен арттыра, бу исә организмны атмосфера басымы, температураның кискен үзгәрүеннән һәм ионлаштыручы радиациядән саклый;

• организмның регенератив функцияләре яхшыра, ялкынсыну процесслары үсеше ихтималы кими;

• акыл хезмәтенең продуктивлыгы арта, шул ук вакытта стресс яки депрессия барлыкка килү куркынычы кими;

• эндокрин системаның эшен яхшырта;

• гормональ балансны нормальләштерә, репродуктив система органнарының кан әйләнешен яхшырта;

• тиренең сәламәт торышын тәэмин итә, шулай ук картаю һәм җыерчык барлыкка килү процессларының акрынайта.

Боларның барысын да исәпкә алып, мондый файдалы продуктны читләтеп узарга ярамый икәне аңлашыла. Файдалы үзлекләре аркасында «бал корты ипие» организмга ярдәм итә һәм ныгыта гына түгел, профилактикада да булыша:

• азык-төлек продуктлары белән агулану, интоксикация;

• йөрәк һәм кан тамырлары авырулары;

• гепатит;

• ашкайнату системасы авырулары;

• ир-атларның сидек-җенес системасы авырулары;

• сулыш юллары авырулары;

• тире авырулары;

• күрү белән бәйле авырулар;

• бөер авырулары;

• хатын-кызның җенес системасы авырулары.

Баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозылганда һәм хәтер белән проблемалар булганда, «бал корты икмәге»н ашарга киңәш ителә. Продукт наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәш өчен булдырылган комплекслы программалар составында үзен бик яхшы күрсәтә.

Табиб белән киңәшләшкәннән соң, аны йөклелек вакытында һәм бала тугач депрессияне кисәтү, шулай ук лактацияне яхшырту өчен кабул итәргә мөмкин.

Кайбер очракларда бал корты ипиен кулланырга киңәш ителми. Ул эндокрин системасы авырулары (диффузлы зоб), онкология һәм чәчәк серкәсенә аллергия булучыларга ярамый.

Кабул итү курсы 1 ай, аны 10 көннән 30 көнгә кадәр дәвам иткән тәнәфестән соң кабатларга мөмкин. Олыларга да, балаларга да «бал корты ипие»н кичке сәгать 6дан соң кулланырга киңәш ителми.

«Көненә 20 грамм корт икмәге (перга) куллану көчле вируслы авырулар (грипп, гепатит, СПИД) вакытында бик файдалы булачак. Аны күбрәк кабул итү исә гипервитаминозга китереп, бавырга, бөергә, бизләргә зыян салырга мөмкин. Профилактик чара максатында аны көненә нибары 10 грамм гына һәм ашаганнан соң куллану кирәк. Әлеге продуктны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур», – дип белдергән Теләче районында умартачылык буенча дәүләт инспекторы Нияз Сабирҗанов.

Фотолар һәм видеолар Гөлүзә Василова архивыннан.

Читайте на 123ru.net