30 июльгә һава торышы һәм ай календаре

30 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак, томан төшәчәк. Көндез көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен була. Көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +22..+27˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның як-ягыннан үсеп чыккан үсентеләрен өзеп ташлау өчен уңай вакыт. Бакча җиләге мыекларын күчереп утыртып, яңа түтәлләр ясарга була. Көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләкләрне көл һәм комплекслы ашламалар белән ашларга була.

Читайте на 123ru.net