Миллионер (Фарсель Зыятдинов)

Миллионер (Фарсель Зыятдинов)

Космос аша теләсә кайсы җисем белән сөйләшеп була торган әкәмәт телефон куелгач, иң беренче итеп, әбекәйгә шалтыратырга булдым:

– Әлү-әлү! Оҗмахмы бу? Бик әйбәт, туры килеп торуын әйт әле син аның... Борчуым өчен кичерегез мине, шунда, якын-тирәдә, минем әбекәй күренмиме? Тәбәнәк кенә буйлы, йомшак тавышлы... бик игелекле... Исеме дисезме? Җирдә чакта Фатыйма диләр иде аңа... Хәзер дә шулаймы? Алайса, бик хуш, трубканы аңа бирегезче? Кәүсәр суы алырга китте? Нәрсә-нәрсә?! Судан кайтып киләме? Көтәм...

Шунда трубка шыгырдап куйды. Бераздан әбиемнең ягымлы, малай чактан ук күңелемә сеңеп калган йомшак тавышы ишетелде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлү... тыңлыйм. Кем була соң әле бу?» – «Мин бу, – мин әйтәм, – синең оныгың. Әйе, әйе... Оҗмахта гына яшисең икән, әбекәй... Мин бик шат. Миңа да урын хәстәрли тор... күп яшисе калмагандыр инде, шәт... Яшь чакта җибәргән хаталарымны юып йөрим менә. Юкка борчый дип уйлама. Менә синнән дә гафу үтенергә булдым. Шук идем шул. Гафу ит, әбекәй... Минем яшь чакларны хәтерлисеңдер... Бервакыт шулай миңа унлык акча тоттырдың. «50 тиененә ярты кило кәнфит ал да калганын кайтарып бирерсең», – дидең бит, үзең беләсең, барысын туздырып бетердем… Калганына түбән очтагы дус малайның иске сәгатен алып кайттым. Әй, ачуланган да идең шунда, әбекәй. «Беркайчан да акча тормас синдә, тормыш итә алмассың», – дидең. Ә мин гафу үтенәсе урында, үзең беләсең инде, күркә кебек кабарып киттем: «Акчамы? Тормас менә, миллионер булмасам, күрерсең менә», – дидем. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килеп торуын әйт әле син аның, ә. Бүген шалтыратуымның да сәбәбе шул: тәки миллионер булдым бит, әбекәй... Ышанмыйсыңмы? Ипи тотып ант итәм, әбекәй: мин миллионер бүген... Оҗмахта яшим, дисәм дә ярый... Тик түлисе бурычларымны кайтарып бирергә син генә юк янымда... Эх, әбекәй! Акчаны хәзер кая куеп бетерер хәл юк. Капчыклап ташыйм... Бер кисәк сабын, 100 грамм кәнфит алсам да, меңәрлекне генә ыргытып китәм... Саклап тот, дисеңме?! Әй әбекәй, акчаң күп булгач, нигә аны кызганырга! Таратам… Күккә ашканнарның рухы сөенсен, дим. Сәдаканы да сезнең вакыттагы кебек тиенләп түгел, ә меңәрләп бирәбез, әбекәй...

Ничек миллионер булдың, дисеңме?! Булыштылар, әбекәй... Кяферләр игелекле хәзер. Шулар булышты. Бигрәк тә Борис дигән бабай белән Гайдар дигән агай булышты инде... Хәйдәр түгел лә, Гайдар, димен... Әйе, син аның әтисен беләсең... Язучы иде. Әби-бабайларга су китереп, утын ярып йөрүче тимурчылар турында яза иде ул. Әйе, шуның малае. Тәмам баетып бетерде безне... Ничек дип соң? Рәсәйдә базар ясадылар... Базар булгач, акча булмыймы соң... Баюыбызга чыдый алмыйбыз... Әйтергә онытканмын икән: ирек алдык, әбекәй. Әйе, бирделәр... Ирекле эт кебек хәзер без.

Эх, син генә юк, әбекәй... Казаннардан Актанышларга кадәр тәксиләрдә генә йөртер идем үзеңне… Әлү! Әлү! Әлү, дим... Кем өзде... Элемтә бүлеге? Миллион сумлык... Минме? Шулкадәрлек сөйләштемме? Булмаганны... Сез бит бар җыйган акчамны алып бетерәсез, болай булса. Ә мин әбекәйгә «миллионер мин» дип мактанган булам тагын…»

"Чаян" журналыннан.

Читайте на 123ru.net