«Менә кечкенә курчак та үсеп килә» – Фирдүс Тямаев кызын күрсәтте

Фирдүс Тямаев үзенең иң зур байлыгын – ике улын һәм кечкенә кызын күрсәтте. Җырчы фото янына үзе дә «минем иң зур байлыгым» дип язып куйган. Раян белән Кәрим инде зур егетләр булган. Әле март аенда гына туган Мәрьям дә абыйларыннан калышмый. Инде кызчык шуыша да башлаган ахры, Мәрьям матур уенчыклар куелган балалар келәмендә ятып тора.

Сабыйларның фотолары янында социаль челтәрдәге дуслары матур сүзләр генә язып калдыралар. Җырчының күпсанлы хейтерлары да телләрен тешләп калган.

«Молодец, Фирдүс! Дөньяга шаулатып, шоу ясап йөрмәдегез. Менә кечкенә курчак та үсеп килә. Бәхетле, әти-әниле балачак телим сабыйларыңа. Балалар – безне киләчәк. Синең җырыңның сүзләре бик дөрес. Шуннан да зуррак бәхет кая бар. Бик дөрес, бик мәгънәле сүзләр»;

«Менә шушы инде ул, Фирдүс, иң зур бәхет. Бер-берегезне кадерен белеп, дус-тату тормышта яшәгез. Резидәнең кадерен белеп, аны үпкәләтмичә, хөрмәт итеп, уч төбендә генә тотып»;

«О, Мәрьям дә күренә башлады. Исән-сау, авырмыйча, әти-әни канаты астында үсәргә язсын»;

«Күзләр тимәсен җимешләргезгә. Сау-сәламәт булып, бәхеттә яшәргә язсын»;

«Бәхетле булып үссеннәр. Мәрьямнең нянкалары бар. Тагын берне алып кайтырга инде, бераз соңрак»;

«Сезнең гаиләгезгә, хатыныгызга, әниегезгә, балаларыгызга мөнәсәбәтегезгә сокланам», – дип яза халык.

Читайте на 123ru.net