«Әй балакайларым, нишләтерсез?»: Айдар Тимербаев хокук саклаучылар белән «уйнап алган»

«Әй балакайларым, нишләтерсез?»: Айдар Тимербаев хокук саклаучылар белән «уйнап алган»

Айдар Тимербаев хатыны белән бәхәсләшкән һәм полиция хезмәткәрләре өчен тулы бер спектакль куйган. Әле ярый шаяртуларны аңлый торган хезмәткәрләр туры килгән үзенә, югыйсә, андый уеннардан уймак чыгып куюы да бар.

«Кичә авылдан Казанга килгәндә, трассага чыга торган урында ГАИлар торганны белдек. Машиналар «күз кысып» әйтеп киттеләр. Алар янына килеп җитәргә бер ярты чакрым калдымы икән, Гөлнарага әйтәм: «Хәзер без кире борылып китсәк, болар безнең арттан киләчәкләр», – дим. «Наверное», – ди. «Наверное түгел. Киләләр! Әйдә бәхәсләшәбез, киләләр», – дим. Хатын белән 1 сәгать массажга бәхәсләштек.

Трассага чыгып җитәргә бер 700 метр ара калгач, кире борылып китә башладым һәм менә нәрсә булды», – дип сөйли һәм алдагы көн вакыйгаларын видеоларда күрсәтә Айдар Тимербаев.

Композитор, чыннан да, полиция хезмәткәрләре машинасын күрерлек җиргә килеп җитә дә, кырт борылып, кире якка юл тота. Полиция хезмәткәрләре дә озак көттерми, җилдертеп, артыннан килеп җитәләр. «Әй балакайларым, нишләтерсез микән сез мине», – дип сөйләнә Айдар Тимербаев, артына басып килгән полиция белән сөйләшеп. «Телефонга төшергән өчен штраф салалар – шул», – дип, алар урынына җавап бирә аңа хатыны.

Композитор полиция егетләре белән аралашканын видеога төшермәгән.

«Туктаттылар да, чыктым. «Исәнмесез, абый, кая барасыз?» – ди. «Казанга бара идек, хатын белән бәхәсләштек. Әгәр арттан килсәләр, син миңа массаж ясыйсың, килмәсәләр, мин сиңа ясыйм», – дидем. Ышанмый. Эчмәдеме икән дип, өрдереп тә карадылар. Кабат: «Ну вы даете», – дип көлеп, хәерле юллар теләп калдылар. Русча сөйләшә торган егетләр иде», – дип аңлатып сөйләгән ул.

Язылучылары Айдар Тимербаевны «иренмәгән җан» дип атый. «Кычытмаганны кашып йөрү булган бу», «Ничек иренмичә шулай уйладыгыз? Тегеләргә «облом» булган», «Тыныч кына мәзәк ясарга дисәң, сиңа куш», – дип язалар.

Читайте на 123ru.net