Иркә: «Артурдан күңелсез хәбәр бар...»

Иркә: «Артурдан күңелсез хәбәр бар...»

Иркәнең махсус операциядәге тормыш иптәше Артурдан начар хәбәр килеп ирешкән. Җырчының сторисларыннан аңлашылганча, хәрби яраланган.

«Кызганычка, Артурдан күңелсез хәбәрләр бар. Каты яра… Йөрәк әрни, күңел өзелә… Әлегә сөйли дә, яза да алмыйм…

Терәк булганыгыз өчен һәммәгезгә рәхмәтлемен», – дип яза Иркә сторисларында.

Җырчының ире Артур Шабакаев хәрби зонага махсус операция башлану белән иң беренчеләр рәтендә киткән иде.

  • Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

Артурның тизрәк савыгуын, яраткан гаиләсе янына исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз!

Читайте на 123ru.net