Ире белән озак вакыт якынлык булмау хатын-кызларга зыянлымы?

Секс озак булмау хатын-кызлар сәламәтлегенә берничек тә йогынты ясамый. Бу турыда табиб-эксперт, гинеколог Ольга Уланкина «Известия» газетасына сөйләгән.

Озак җенси тормыш белән яшәмәсә, хатын-кызларның сәламәтлеге өчен куркыныч, гормоннар бозыла, кан әйләнеше бозыла, бу – җенес органнарында төрле авырулар китереп чыгара, дигән фикер бар. Имеш, эндометриоз яки миома барлыкка килә, аналык төшә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозыла. Ләкин моны исбатлый торган бер генә тикшеренү дә юк, ди табиб.

Аның сүзләренчә, ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кызлар озак вакыт секс белән шөгыльләнмәү органнарда кан тоткарлану китереп чыгармый, гормоннар балансына берничек тә йогынты ясамый, шуңа күрә «җенес органнары эшчәнлеге өчен җенси тормыш белән яшәү кирәк» дию – миф.

«Хатын-кызларда җенес органнары авырулары килеп чыгу сәбәпләре арасында эндокрин система эшчәнлеге бозылу, баланы авыр табу, операцияләр, төрле ялкынсынулар һәм инфекцияләр бар. Сексуаль якынлык, аеруча саклану чараларсыз булса, инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Ләкин җенси тормыш белән яшәмәгән хатын-кызларда авырулар килеп чыгу ихтималы җенси тормыш белән яшәүчеләргә караганда зуррак түгел, җенси юл белән йога торган авырулар куркынычын исәпкә алсаң, кимрәк тә», – ди табиб.

Читайте на 123ru.net