«Личинка тәнгә ябыша, тире астына керә»: ни өчен үрдәк, каз коенган суга керергә ярамый?

Төрле төбәкләрдә күпләр су коенганнан соң тәннәренә кызыл таплар чыгу һәм кычыту шикаятьләре белән табибларга мөрәҗәгать итә башлаган. Иң еш бу шикаятьләр балалардан килә. Табиблар аңлатуынча, моңа дерматит сәбәпче. Ә ул сулыкларда йөзеп йөрүче үрдәкләрдәге паразит личинкаларыннан эләгә.

Церкариоз билгеләре: тиредә зур кызыл таплар барлыкка килү һәм аларның бик каты кычытуы. Шулай ук тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Авыру билгеләре бик тиз, коенганнан соң 10-30 минуттан соң барлыкка килә ала.

Әлеге авыруны йоктыру очраклары Түбән Новгородта, Ханты-Манси АО һәм башкаларда теркәлгән.

Сулыкта коенганнан соң душка керү һәм сөлге белән сөртенү инфекция йоктырудан коткара алмаячак, дип кисәтә белгечләр.

«Личинка тәнгә ябыша, тире астына керә һәм... шунда ук үлә. Су никадәр җылырак һәм ярга никадәр якынрак булса, церкарияләр дә шулкадәр активрак», – дип сөйли Джордж Мейсон университетының системалы биология мәктәбе профессоры Анча Баранова.

Нәкъ менә шуңа күрә авыруны иң еш балалар йоктыра: алар гадәттә яр буендагы җылы суда коена һәм судан озак чыкмый ята. Ләкин олылар да йоктырырга мөмкин.

Профессор аңлатканча, церкария аксымнары – тиредә көчле кычыту китереп чыгара торган аллерген.

«Табибларга «суда коенучы дерматиты» буларак билгеле булган авыруны йоктыручыга кычытудан тынычландыручы кремнар ярдәм итә ала. Иң соң чиктә антигистамин даруларны кулланырга мөмкин», – ди табиб.

Мондый проблемалар булмасын өчен, үрдәкләр һәм башка су кошлары күп булган сулыкларда коенмаска кирәк. Шулай ук суы алмашмый торган, үләннәр үскән сулыкларга кермәвең хәерле. Үләннәр арасында төрле җан ияләре – паразит һәм инфекция ташучылар булырга мөмкин.

Су коенганда авыру йоктырмауның иң яхшы ысулы – суга Роспотребнадзор тикшергән урында гына керү: ведомство суның эчәк һәм башка инфекцияләр, паразитлар предметына сыйфатын гына түгел, ә су төбенең һәм яр буе полосасының куркынычсызлыгын да бәяли, дип яза «Аргументы и факты».

Читайте на 123ru.net