Иркәгә: «Сезнең көчле мәхәббәтегез Артурны аякка бастырыр»

Иркәгә: «Сезнең көчле мәхәббәтегез Артурны аякка бастырыр»

Җырчы Иркә кичә махсус операциядәге ире Артур турында бик үк яхшы булмаган хәбәр җиткергән иде. Артур сугыш кырында каты яраланган.

  • Иркә: «Артурдан күңелсез хәбәр бар...»

Хәбәр яхшылардан булмаса да, шунысы ачык: җырчы һәм аның гаиләсе өчен борчылып торучы әйбәт күңелле кешеләр искиткеч күп икән. Җырчының «ВКонтакте» сәхифәсендәге исәбе-хисабы булмаган комментарийлар, бу хәбәр белән бүлешүләр шуны кат-кат дәлилли. Тамашачысы да, бөтенләй чит кешеләр дә Иркәгә «без синең белән» дип яза, Артурның тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын тели.

«Аллаһ саклап калыр, Аллаһка ышанырга кирәк. Барысы да әйбәт булыр, Иркә үскәнем, түзәргә кирәк. Иртән торгач белгәнеңне укып, Аллаһтан терелүен сора. Көтәргә генә кала инде. Балаларың хакына барысы да әйбәт булыр»;

«Аллакаем, күпме яшь җаннарны җәфалыйлар бит инде. Исән-сау булып, тиз көннәрдә гаиләсе янына кайтырга язсын иде инде. Балалар бәхетеннән сәламәтләнә күрсен берүк»;

«Сау була күрсен, тизрәк терелеп, гаиләсенә кайтырга насыйп итсен. Күңелеңне төшермә, Иркә, матурыбыз»;

«Дөнья иркен, дөнья киң. Ни җитми бу сугышны чыгаручыларга. Күпме кешенең гомере өзелде. Балалар ятим калып, «әти» дип әйтергә тилмереп үсәләр. Газиз әниләренең балалары өчен йөрәге өзелә. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Артур да сәламәтләнсен»;

«Минем оныгым да шунда, котларым очып торам инде. Тизрәк туктасын иде дә бу сугыш, барысы да, дүрт саннары төгәл булып, исән-сау кайтсын иде»;

«Минем улым да каты яраланып госпитальдә, Аллаһка шөкер, алга таба. Артур белән дә барысы да яхшы булыр»;

«Бар да әйбәт булыр, иншәАллаһ, терелеп, исән-сау кайтыр, Аллаһым теләсә. Безгә барыбызга да догалар укып, терәк булырга. Иркә, сиңа түземлек, сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә»;

«Иптәшегез исән-сау кайтсын. Сезнең терәк булуыгыз, көчле мәхәббәтегез аны аякка бастырырга тиеш»;

«Иркә, балалар белән сиңа Ходай сабырлыклар бирсен. Артурга рух ныклыгы, әйбәт кенә гаиләсе янына терелеп кайтуын телибез. Аякларына басып: «Сезне сагындым, Иркәм, балаларым», – дип кайтып керер, Аллаһы боерса», – дип язалар.

Читайте на 123ru.net