Музыкаль-драма театры ачылса: җырлый белгән артистлар – уңга, җырлый белмәгәннәр – сулга

Татар җәмәгатьчелеген Камал театрының яңа бинасына караганда иске бинасының язмышы күбрәк борчыды һәм әле дә борчуын дәвам итә. Әмма Камал театрының иске бинасына кагылышлы сорауга анык кына җавап бирелмәве һич кенә дә интрига саклау түгел, ә бәлки әлегә төгәл җавапның булмавы.

Моннан 1 ел элек журналистлар белән очрашуда мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театры бинасында музыкаль-драма театры ачылырга мөмкинлеге, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановның, җәмәгатьчелек белән киңәшеп, бу мәсьәләне өйрәнергә йөкләмә биргәнлеген әйткән иде. «Без бу театр өчен өлгереп җиттек. Безнең әсәрләребез дә бар», – диде ул. Игътибар итегез: музыкаль-драма театры. Музыкаль театр түгел.

Халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булган заманнарда Татарстан Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышы искә төшә: «Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль-драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә», – дигән иде. Ягъни, тагын кабатлыйм: музыкаль-драма театры, музыкаль театр түгел.

Шунысы кызык, хәтта Зур совет энциклопедиясендә дә Музыкаль театр терминына аңлатма юк. Төрле илләрдә аңа төрлечәрәк мәгънә салына: мәсәлән, Германиядә опера һәм балет кебек җитди жанрлар күздә тотылса, инглиз телле энциклопедияләр мюзикл кебек җиңелрәк жанрлар буларак билгели ди. Кыскасы, җыеп кына әйткәндә Музыкаль театр - опера, балет, мюзикл, оперетта, рок-опера, джаз-опера кебек музыкаль жанрларны үз эченә алган театр.

Ә менә Татар энциклопедиясендә Музыкаль драма терминына, жанр буларак булса да, аңлатма бирелгән: «Музыкаль драма – музыкасы әдәби нигез, сәхнә һәм бию хәрәкәтләре белән табигый үрелеп барган музыкаль драма спектакленең бер төре... Татар музыкасы классигы Салих Сәйдәшев иҗатында Музыкаль драма 1920-30 елларда үзенчәлекле милли жанр буларак формалаша...» Ягъни, безнең халыкка Музыкаль театрның шушы формасы – Музыкаль драма дигәне якын.

Быелгы очрашуда Ирада Әюпова «Камал театрының иске бинасында музыкаль театр булырмы?» дигән сорауга анык кына җавап бирмәде. «Анда музыкаль театр була дип тәгаен генә әйтә алмыйм. Театр – ул репертуар. Минем чиста музыкаль театр башларлык репертуарым юк. Бу – драматургия, режиссура, артистлар – комплекслы продукт. Камал театрына да халык агылып йөрми, гәрчә анда еллар дәвамында сыналган продукт булса да. Яхшы сатылган спектакльләр белән бергә кешеләр бик сак кына килә торган җитди спектакльләр бар. Без 30 ел эчендә мәдәниятне «үзүсеш институциясе» итеп кабул итүдән бизгәнбез, кешеләргә, килеп, ял итәргә кирәк.

Музыкаль театр – беренче чиратта ул репертуар. Иң кимендә прокатка чыгара алырлык егермеләп спектакль булырга тиеш. Мин, ике арадагы этап булырга тиеш, дип саныйм. Бу мәйданчыкта спектакль куйганда төп акцент музыкаль драматургиягә ясалырга тиеш. Алга таба аларның саны арта барачак.

Уйлап карасаң, Россиядә музыкаль театрлар бик күп түгел. Ленкомда, драма әсәрләре белән беррәттән, берничә музыкаль-драматик спектакль бара», – диде ул.

РФ Театр әһелләре берлеге рәисе, Олег Табаков исемендәге Мәскәү театрының сәнгать җитәкчесе, танылган актер Владимир Машков үз проекты белән Казанга килгәч, Милли китапханәдә узган очрашуда аңа да Камал театры биналары буенча сорау биргәннәр иде.

«Сезнең 4 мәйданчыклы театрыгыз булачак. Бу зур шатлык та, җаваплылык та. Чөнки аларда нәрсә дә булса булырга тиеш. Ә инде хәзерге сәхнәгә килгәндә, аны тәртипкә китерергә кирәк. Анда җилләтү системасы, башкасы... сез үз бинагызны үзегез дә беләсез бит инде. Ул гомумән музыкаль театр итеп уйланылган кебек. Анда оркестр чокыры да бар. Бу аның драмтеатрдан аермасы. Безгә декорацияләрне куйгач, артка китеп басарга туры килде. Ә драма театры сәхнә алдында бит ул. Аермасы бармы? Оркестр чокыры ул музыкаль театрлар өчен. Сез Россиянең күп милләтле театрлары үзәге була аласыз. Сезне зур киләчәк көтә. Театрны яратыгыз!» – диде Владимир Машков.

Камал театры үзе яңа һәм иске биналары турында ниндидер мәгълүмат бирмәсә дә, театрга стажер артистларга кастинг үткәрелүе һәм Камал театрында ачык вакансияләр (җыештыручылар, костюмерлар, сәхнә машинистлары, буфет хезмәткәрләре, электомонтер, куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре) турында мәгълүмат чыгарды. Ягъни, тетар яңа зур бинага әзерләнә дип аңлыйбыз.

Музыкаль театр турында татар хыялы

Әйдәгез, татарның музыкаль театр хыялына бәйле кайбер мәгълүматларны, ягъни, алтарихны искә төшерик. Хәтерләсәгез, башта музыкаль театр булдыру хыялын Тинчурин театры нигезендә хәл итәргә уйланылган иде: труппа Тинчурин театрында оештырылырга тиеш булган, һәм хөкүмәт труппаның 17 штат берәмлеге өчен акча да түләп торган.

«Кәрим Тинчурин театры базасында музыкаль-драма театры булдыру, дөресрәге, музыкаль труппа төзү турындагы карар 2013 елда ук чыккан. Республиканың Министрлар Кабинеты (РКМ) карары белән театрга 17 штат берәмлеге дә бирелгән. Бу – театрның музыкаль җитәкчесе, оркестр музыкантлары һәм солистлар өчен каралган урыннар. Хәзер 2018 елның октябре. Ягъни, 58 ай вакыт узган», – дип язган идек.

Тинчурин театрының музыкаль юнәлешен күрсәтүче тагын бер вакыйга – берничә ел дәвамында Болгарда ачык һавада күрсәтелә торган «Кара пулат» опера спектакленең сәхнә тормышы Тинчурин театрында башланды. Әмма бу бераз башкачарак очрак – әлеге спектакль чын опера театры репертуарына карый.

Тинчурин театрындагы үзгәрешләр Ильяс Камал җитәкчелегендә оркестр төзелү һәм театрның оркестр чокыры ачылу белән чикләнде. «Мин әле бу мәсьәлә хәл ителгән дип санамыйм, – дигән иде Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев. – Бер театрны бетерү хисабына икенче театр ачу, минемчә, дөрес түгел. Музыкаль театр мөстәкыйль булырга тиеш».

Театрга яңа куелган баш режиссер Туфан Имаметдинов та музыкаль юнәлеш алмады. Хәер, театрның соңгы яңалыгы музыкальлек белән бәйле. Шушы көннәрдә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Туфан Имаметдинов куйган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы «Театрның музыкаль йөрәге» милли премиясенә дәгъва кылуы билгеле булды. Спектакль 5 номинациядә тәкъдим ителгән: иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев), иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова, иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова), икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова), иң яхшы спектакль. Премиянең шорт-листына барлыгы 17 спектакль кергән. Киләсе этап – җиңүчеләрне сайлау буенча тавыш бирү – 2024 елның сентябрендә башланачак. Жиңүчеләр 25 ноябрьдә Самарада игълан ителәчәк. «Театрның музыкаль йөрәге» фестиваленең финалы 15-25 ноябрьдә Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә узачак.

Нәрсә соң ул музыкаль театр һәм ул нинди булырга тиеш? Ә музыкаль-драма театры нәрсә?

Татарстанда музыкаль театрлар бар ул, татарча булмаса да

Күзәтүне Татарстаннан башлыйк. Белүемчә, республикада 2 музыкаль театр бар.

Берсе – Яшел Үзән музыкаль театры – шәһәрнең «Родина» мәдәният йортына урнашкан муниципаль бюджет учреждениесе. Белешмәләргә караганда, бинада 488 урынлы зур зал, урыннарсыз колонналы зал, күргәзмәләр залы һәм 50 урынлык кече зал бар. Театрның максатларына «дәүләт театры статусы алу» дип язылган. Театр «Кече ватан театрлары» федераль проектында һәм «Пушкин картасы» программасында катнаша. Бу – рус телле театр, әмма репертуарында «Ромео и Джульетта», «Сказка о царе Салтане» кебек мюзикллар белән бергә Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмачки» музыкаль комедиясе (рус телендә) һәм «Айлин и Данияр» мюзиклы (рус телендә) да бар.

Икенчесе – Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры – Казанның Шмидт урамындагы «Маяковский» үзәгендә урнашкан шәхси театр.

Карина Булычева – Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның кызы. Сүз уңаеннан, Дмитрий Булычевны Кариев театрының постановка буенча мөдире буларак беләм.

Бу – Татарстандагы музыкаль театрларның мин белгәннәре, әгәр дә мин белмәгән шәхси яки муниципаль музыкаль театрлар бар икән, гафу итегез.

Музыкаль театрларны Россия буйлап барлап кайтыйк

Россия күләмендәге музыкаль театрларга килгәндә, менә аларның кайберләре: Хабаровск краеның академия музыкаль театры (Ерак Көнчыгыш һәм Көнчыгыш Себернең әйдәп баручы музыкаль театры 1926 елдан бирле эшләп килә. СССРда беренче профессиональ оперетта диеп санала, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта соңрак ачылган. – авт.); Новосибирск музыкаль театры (Театрның 15 «Алтын битлек» театр премиясе бар. Репертуарында – классика жанра оперетта, музыкаль комедия, мюзикл жанрында заманча эксперименталь эшләр, балалар һәм үсмерләр өчен спектакльләр. – авт.); Красноярск музыкаль театры («Музыкаль комедия» жанры эчендә кысан була башлагач, 2008 елда «Музыкаль театр» дип атала башлый. Яңа жанрлар барлыкка килә: лайт-опера, рок-мюзикл, зингшпиль, авангард биюле спектакль, музыкаль спектакль, гаилә мюзиклы һ.б. – авт.); Екатеринбург музыкаль-драма театры (Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсендә бердәнбер камера музыкаль театры дип ассызыкланган. Дәүләт театры түгел, димәк, дәүләттән финансланмый. – авт.); Сургут музыкаль драма театры (1999 елда Ханты-Манси автоном округының хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган. – авт.); Горький исемендәге Магадан дәүләт музыка һәм драма театры (2 труппа бар, драма һәм опера спектакльләре, мюзикллар, оперетталар куела. – авт.), Краснодар музыкаль театры (репертуарда – опера һәм оперетталар, мюзикллар һәм музыкаль-драма спектакльләре, заманча балетлар. – авт.), Волгоград музыкаль театры (халык телендә әле дә элеккеге исеме белән «музкомедия» дип йөртелә, ди. – авт.). Шулай ук, бу исемлеккә Саратов өлкәсе оперетта театрын да кертә алабыздыр. Мәскәү өлкәсендә Серпухов музыкаль-драма театры бар. Әйткәнемчә, бу – һич кенә дә тулы исемлек түгел.

Омск дәүләт музыкаль театрын онытып торам икән әле – интернеттан табып карый аласыз – аның бинасы да Камал театрыныкына охшап тора хәтта.

Болары рус теллеләр булды. Инде милли республикалардагы музыкаль театрларны барлыйк.

Коми Республикасы милли музыкаль драма театры. Фольклор театры буларак 1992 елда гамәлгә куелган, 2005 елда хәзерне исемен алган. Республикада спектакльләр коми телендә бара торган бердәнбер профессиональ театр. 2010 елда коми телендә «Ручильой да Кoчильой» дип аталган беренче балалар опера спектакле куйган.

В. Кок-оол исемендәге Тыва дәүләт музыкаль драма театрының тарихы катлаулы – оркестр һәм балет төркеме таркатылган чор да булган, рус драма төркеме дә булган. Хәзер театр репертуарында төрле жанрдагы спектакльләр бар, нигездә тыва телендә.

Карелия музыкаль театры ачылганда «музыкаль драма театры» булса да, 1969 елда ул икегә бүленеп, рус драма театры аерылып чыккан. Ягъни, бу очракта, музыкаль театр дигәндә, опера һәм балет театрын күздә тоту дөресрәк.

Алтай дәүләт музыкаль театры да – оркестры, хоры, балет төркеме булган рус телле «җитди театр».

Хакасиянең «Читiген» театры милли музыкаль театрлар рәтендә аерым урын алып тора. Башта музыкаль драма театры булса, хәзер «Читiген» – Хакас драма һәм этник музыка театры. Театр составында «Айланыс» фольклор ансамбле бар. «30 ел дәвамында музыкаль мәдәният шедеврларын торгыза, милли драматургия казанышларын дөньяга чыгара», – диелгән театр турында. Репертуарның нигезен хакас эпослары мотивлары буенча куелган әсәрләр тәшкил итә. Театрның сәнгати ысулы һәм стиле булып, драма актерлары уенын хакас халык уен кораллары белән синтезлау тора.

Улан-Удэда республиканың «визит карточкасы» булган «Байкал» Бурятия дәүләт җыр һәм бию милли театры бар. Театрның миссиясе – бурят халкының уникаль мәдәни мирасын дөньяга таныту. Театр составында балет труппасы һәм тамак төбе белән җырлауның аутентик техникасын саклаучы профессионаллар тупланган. Театр үзе үк этнографик экспедицияләргә дә чыга. «Байкал» репертуарында – сюжетлары Бурятия һәм Монголия халыклары легендалары һәм мифларына алынган концертлар, этнобалетлар, опералар, музыкаль-хореографик спектакльләр.

Төрки илләргә күз салсак, Төрекмәнстанда Махтумкули исемендәге Милли музыкаль драма театры бар. Монда бөтенләй башка тарих, бу илдә опера һәм балетны «чит сәнгать» дигән караш та яшәде. Азәрбайҗан дәүләт академия музыкаль театры башта музыкаль комедия театры дип ачылса да, яңа гасырда ул музыкаль театр дип кенә атала башлаган. Әлбәттә, репертуардагы төп автор – Гозәер Хаҗибәков. Чөнки төрки дөньяда музыкаль комедия классигы биредә туган.

Кыскасы, музыкаль театр дигәндә дә, музыкаль-драма дигәндә дә төгәл генә кысалар юк.

Музыкаль-драма театры – Камал театрының Сәйдәшле чоры түгелме?

Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына килгәндә, анда музыкаль театр, мөгаен, дөресрәге, музыкаль-драма театры ачылган очракта ул нинди булыр? Ул чын мәгънәсендә татар милли театры булырмы? Әлегә моңа да тәгаен генә җавап юк. Әлбәттә, музыкаль театр дигәндә ул берничек тә опера һәм балет театрының татарча спектакльләр куючысы версиясе була алмый. Муса Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет театрыбыз бар, һәм ул, юк-юкта, милли әсәрләр куештыргалый. Алга таба да куештырыр, Алла бирсә, нигә алар өлешенә керергә. Бу театр татар операсын карый торган тамашачы тәрбияли алмаган икән, аны тәрбияләү өчен яңа театр ачып торасы юк ләбаса.

Татар музыкаль-драма театры дигәндә, күз алдына Камал театрының үз тарихындагы иң музыкаль чоры – Сәйдәшле чоры күз алдына килә. Камал театры тарихында «Сәйяр», «Нур» һәм фронт бригадаларын кушып, Наркомпрос карары белән, «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» ачылган чор бар. Шул вакыт татар драматургиясе классигы, режиссер, артист, җырчы, журналист Кәрим Тинчурин Салих Сәйдәшевне Казанга – театрга чакырып кайтара. Аларның хезмәттәшлеге һәм чын дуслыгы озак елларга (1923-1933 еллар) сузыла. Татар мәдәнияте Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның иҗатташлыгы нигезендә музыкаль-драматик сәнгатьнең гүзәл әсәрләре белән баетыла.

Кемгә ничектер, музыкаль-драма театры дигәндә, миңа татар театрының шушы музыкаль чоры күз алдына килә. Легендар «Сүнгән йолдызлар» һәм «Зәңгәр шәл» – шушы чор хәзинәсе. Музыкаль театр хыялы да Тинчуринлы һәм Сәйдәшле шушы асыл еллар театрына омтылыштыр. Бәлки, ул шушы үрнәктә булырга тиештер, нәкъ шулай түгел, әмма шуннан этелеп. Куям дип торган театры булса, бүгенге «Зәңгәр шәл»ләр һәм «Ак калфак»лар да язылыр.

ххх

Әйе, Казанда музыкаль-драма театрымы, башка исемдәге театрмы, әмма, һичшиксез, татар театры ачылырга тиеш – бу Татарстан урамындагы театр бинасын татар театры өчен калдыру мөмкинлеге дә.

Әмма, чынлыкта, ул – Камал театрының, киңәеп, икегә бүленүе түгелме икән? Әйтик, җырлый һәм җырламый торган труппаларга, әйтик, җырлый һәм бии торган труппаларга. Җырлый белгәннәр – уңга, белмәгәннәр – сулга. Гафу итегез, шаярту иде, әмма...

  • Бераз читкә китеп, Россия театры тарихында театр бүленгән хәлләр булуын искә төшерик. Мәсәлән, легендар Константин Станиславский һәм Владимир Немирович-Данченко нигез салган данлыклы МХАТ 1987 елда 2 театрга бүленде. Шулай итеп безнең Чехов исемендәге МХТ һәм Горький исемендәге МХТ бар. Ефремов җитәкләгән театр иске бинада калып, яңа исем (Чехов исемендәге) ала. Доронина җитәкләгән театр, иске исемен калдырып, (Горький исемендәге театр) яңа бинага күченә.

ххх

Ярый, хуш, Казанда, Камал театрының иске бинасында музыкаль-драма театры ачабыз дип хәл иттек, ди. Әмма ул Камал театрының икегә бүленүенә генә кайтып калмасмы? Татар халкының уникаль музыкаль мирасын дөньяга танытуга йөз тоткан, галимнәр белән эшләп татарның аутентик сәнгатен, барлык этнографик байлыгын сәхнә теленә күчерә алырлык театр ясый алырбызмы? Якут-саха халкы үз «Олонхо» театрын булдырган кебек, без үз мәдәни кодыбызны саклаган театрыбызны булдыра алырбызмы? Яңа театр концепциясендә шундый сораулар күз уңында тотыламы икән?

ххх

Алдагы сораулар яки башкачарак формалаштырылган күп сораулар концепция буларак язылып, расланып, документ формасына кереп, уңай карарлар кабул ителсә, бу театрны кемгә тапшырабыз, дигән сорау да алга килеп басачак, әлбәттә. Хәер, янәшәдә үк җавабы да ята кебек. Безнең бит Айдарыбыз бар. Музыкаль булса да, музыкаль-драма булса да, Айдар Җаббаров театры булачактыр инде ул. Шулай булыр кебек тоела.

Сүз уңаеннан, Айдар Җаббаров, Резеда Гобәева белән бергә, Камал театрында Әлфия Авзалова турында спектакль куеп ята, ди. Уфа «Нур» театрында иң музыкаль шагыйрь Илдар Юзеев әсәре буенча «Гашыйклар тавы»н куя, дип тә укыдым.

Нинди театр булса да, кем театры булса да, халкыбызга хезмәт итсен һәм тамашачысы булсын иде.

Читайте на 123ru.net