Зәринә Хәсәншинаның әнисеннән ташкабактан компот рецепты

Зәринә Хәсәншинаның әнисеннән ташкабактан компот рецепты

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә авылда төшерелгән видеолар белән уртаклаша. Шуларның берсендә аның әнисе Фәнисә ханым ташкабактан (кабачки) мохито, ягъни компот ясый.

Моның өчен сары һәм ак ташкабак кирәк була. 3 литрлы банкага әрчелгән, эче алынган һәм ярымбоҗра итеп туралган ташкабакны салырга. Аннары шунда ук 2 тармак бөтнек, берничә телем әфлисун, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, 1 бокал шикәр комы (бераз азрак та мөмкин) салырга була. Алар өстенә кайнап чыккан су коярга һәм тимер капкач белән ябарга.

Банкаларның астын өскә әйләндереп, җылы җәймә белән төреп куярга.

«Менә шушыннан бик тәмле компот чыга диләр инде», – ди үзе дә беренче тапкыр ясап караучы Фәнисә ханым.

Читайте на 123ru.net