Иркәнең ире Артур белән мобилизация вакытында саубуллашу мизгелләре: «Артык сүз кирәкмәс»

Иркәнең ире Артур белән мобилизация вакытында саубуллашу мизгелләре: «Артык сүз кирәкмәс»

Шушы көннәрдә татар халкын җырчы Иркәнең гаиләсенә килгән кайгылы хәбәр тетрәндерде – аның ире Артур Шабакаев махсус хәрби операция зонасында яраланган. Ул хәзер Санкт-Петербург хастаханәсендә ята, аңа җитди операция көтелә. Аның янында Иркә үзе дә булып кайтты.

Җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез, – диде Иркә.

Артур Шабакаев 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынды. Шул көнне Иркә тормышындагы иң көтелмәгән, катлаулы, борчулы вакыты – саубуллашу мизгелләрен күрсәткән иде. Бу видеоны хәзер, бигрәк тә Артурның яраланып ятуын белгәч, күз яшьләрсез карап булмый.

«Китте. Монысында инде еракка китте… Артык сүз кирәкмәс бу урында. Исән-имин кайт, Артур, кызларыбыз белән без сине көтәчәкбез. Я Раббым, кайтар егетләребезне», – дип язган иде ул чакта Иркә.

«Эх, җегетләр! Киткән кебек кайтып керегез өйләргә!»;

«Балалар бәхетенә исән-сау кайтсыннар»;

«Эх, бу заман»;

«Сабырлык. Я Раббым, кайтар егетләребезне. Сугыш бетсен. Амин»;

«Көтәбез. Бик нык көтәбез. Исән-сау булсын!»;

«Инде берүк әйләнеп кайтсын. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен. Нык матур җыр. Елаттың», – дигән сүзләрен язып калдырган иде ул чакта 700ләгән кеше Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Артур Шабакаев хәрби хезмәткә алыну, озату көнендә:

Мин әзер идем. Сәламәтлегем дә нык. 1 ел диңгез пехотасында хезмәт иткән идем. Хәрби хезмәткә китү куркыныч түгел. Башым эшли. Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың, – дигән иде «Интертат» журналистына.

  • Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

Читайте на 123ru.net