«Акчарлак» акциясе: Бүген күңел җылысы белән сине кочаклап алдым. Бу – начармыни?

«Акчарлак» акциясе: Бүген күңел җылысы белән сине кочаклап алдым. Бу – начармыни?

«Акчарлак» газетасы матбугатка язылу кампаниясе дә бармаган бер вакытта Горки-Әмәт урманы паркында тамашачы өчен «йолдызлы» концерт оештырды һәм суыткыч уйнатты. Әлеге мәдәни чарада безнең журналистларыбыз да булды.

Иң беренче һәм иң уңышлы шәхси газеталарның берсе – «Акчарлак» быел үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәчәк. Горки-Әмәт паркында узган бәйрәм – ел дәвамында үтәчәк бәйрәм чараларының беренчесе иде. Халыкны бер паркка җыюның сәбәбе дә җитди – редакция 1 ел дәвамында барган «Шул кешене сагынам» бәйгесенә йомгак ясады.

  • Горки-Әмәт урманы – Казандагы иң зур паркларның берсе. 2016-2018 елларда Горки һәм Әмәт урманнары тоташтырылып, зур матур парк ясалды. Татар җыры нәкъ шушы паркта яңгырап торды да инде.

Концертта «Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин, ИлГәрәй, Лилия Шакирова, Альберт Вәлиуллин, Булат Исмәгыйлев, «Алтын тавышка – алтын «Акчарлак» конкурсы лауреаты Нурдания Низамова һәм, әлбәттә, газетны гамәлгә куючы, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән соңгы елларда җырлый һәм халыкчан шигырьләр укуы белән танылып өлгергән Рузилә Сафина җырлады.

«Шул кешене сагынам» бәйгесе җиңүчесенә иң зур бүләк суыткыч иде. Җиңүче лотерея уйнату юлы белән табылды. Иң әйбәт дип саналган хатларны барабанга тутырып уйнаттылар да 1000әр сумлык сертификатлар, футболкалар, яулыклар, китаплар һәм суыткыч уйнаттылар. Суыткыч Башкортстанга китте.

«Шул кешене сагынам» – газета укучылардан хисле хатлар язу соралган гап-гади бәйге һәм бәйгене йомгаклау тантанасы – тамашачы өчен ачык һавада күрсәтелгән матур концерт һәм бүләк өләшү.

Минем өчен иң кызыгы – «Акчарлак» газетасын чыгаруны гаилә бизнесы иткән ир белән хатынның шушы бәйгегә һәм кичәгә төрле яктан карашы булды. Карашлар төрле булса да, иң мөһиме – олы максат бер. «Гаилә елы» өчен матур «слоган»мы?

Рузилә Сафина: «Максатыбыз – кешедә күңел җылысын уяту»

«Акчарлак» нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина: «Бер ел дәвамында барган «Шул кешене сагынам» бәйгесенә кешеләр үзләре сагынган кешеләренә булган хисләрен яздылар. Яшьлек мәхәббәтенәме, бергә хезмәт иткән кешесенәме – сагынулары турында күңелләрен ачып бирделәр. Хатлар бик бай эчтәлекле иде. Иң яхшы хатларны бирегә алып килеп лотерея уйнатабыз. Безнең «Акчарлак» газетасы, гомумән, конкурслар үткәреп бүләк өләшергә ярата. Алдарак «Яулыгыңнан таныйм сине» конкурсын зур итеп үткәреп, Камал театры залында йомгак ясаган идек. Ә бу конкурс өчен шушы Горки-Әмәт паркын сайладык. Җәйге челлә өчен бик матур урын. Бәйгегә бары тик конвертка салып почта аша җибәрелгән хатларны гына кабул иттек. Мондый хатлар кешене үткәненә алып кайта. Максатыбыз – кешедә күңел җылысын уяту».

Рузилә, миңа бу бәйгегез бик гади булып тоела. Нәрсә инде ул сагыну-юксыну турында хатлар... Элек сез Таһир Якупов каберенә таш куйдыру кебек иҗтимагый акцияләр ясый, төрле социаль проектлар эшли идегез кебек. Күңел җылысын уяту гына максат була аламы?

– Күңел җылысы, минемчә, бик яхшы максат. Мин монда бүген күңел җылысы белән килдем дә сине кочаклап алдым. Бу – начармыни? Күңелең җылы булса, яратасы килә. Әнә, кара әле, күпме кеше килгән! Тагын җыелалар. Бүген яңгыр куркытмаса, кеше болай гына да булмас иде, дип уйлыйм. Аңлатып бирә алдыммы?

Аңлашылды да кебек...

– Без бит чыга башлаганнан бирле халык белән тыгыз элемтәдә. Берара ул тыгыз элемтә сүрелде, чөнки илдә төрле вакыйгалар булды. Безнең кабат халыкка якынаясы килде һәм шуңа күрә шушы бәйгене оештырдык. Аңлашылдымы?

Иң халыкчан бәйге дип аңладым инде. Ә социаль-иҗтимагый проектларыгыз бармы соң?

– Миңа хәзер гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле проектлар якын. Күптән түгел бер ханымга ярдәм иткәнемне искә төшерә алам. Кешегә бер гаебе булып, начар ярлык тагылса, яңадан исемеңне чистартуы бик авыр. Андый кешегә ярдәм итмиләр. Ул ханымның 2-3 баласы бар. Шул балаларын ятимнәр йортына алып китәргә мөмкиннәр. Эшкә урнашкан очракта гына балаларын саклап кала ала. Ә районда эш юк – аңа эш бирмиләр. Мин инде район җитәкчеләре белән дә сөйләштем – алмыйлар. Миңа бу ханымны үземә эшкә алырга туры килде. Ул кимендә 6 ай эшләргә тиеш иде һәм эшләде. Әлбәттә, зур хезмәт хакы түгел иде инде, бу – минем социаль һәм мораль ярдәмем иде. Заманында гаепләре булгандыр, ләкин бит ул хәзер балаларын бик яратып тәрбияли, ире белән кушылды. Социаль челтәрләр аша да тормышын күзәтеп барам һәм үземнең бу гамәлем белән горурланам.

Габделфәт Сафин: «Бу эшебез меценатлыкка керә укучыларның үзләренә дә кайтарасы килә»

– Ә сез үзегез кемгә язар идегез андый хатны? – дип сорадым сәхнә кырына килеп баскан Габделфәт Сафиннан.

– Беренче мәхәббәткә...

– Исеме?

– Юк инде, әйтмим... Алар бит күп. Беренче мәхәббәтләр күп. Аның хатлары да яшьлектәгечә булмас иде инде. Сагыну хаты булыр иде инде ул.

«Безнең бәйге ясап бүләкләр уйнатуыбыз кешене кызыктырып газетага яздыру максатыннан түгел. 25 ел дәвамында бүләкләр уйнатуыбыз меценатлыкка керә. Чөнки газетабыз укучылар акчасына яшәгәч, 1 процентынмы, 0,8 процентынмы – үзләренә кире кайтарасы килә. Бу бәйгеләребез – акчаны күпмедер кире кайтарып бирү. Коммерция ягыннан караганда ул шулай тиеш тә: күпме чыгарасың – шулкадәр керә дә. Бумеранг законы шундый», – диде Татарстанның халык артисты һәм газетаның нәшире Габделфәт Сафин.

Ягъни, татар гаиләсенең уңышлы бизнесы формуласы: хатыннан күңел җылысы һәм ирдән игелекле гамәл.

Читайте на 123ru.net