«Үз согында помидор» ясау өчен җиңел рецепт

Помидорларны кышка үз согында әзерләү өчен:

3 кг вак помидор,

3 кг итләч, эре помидор,

3 аш кашыгы тоз,

9 аш кашыгы шикәр комы,

3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе,

1 баш сарымсак,

5-6 түгәрәк борыч кирәк.

Фото: © Гөлүзә Василова

Эре помидорларны һәм сарымсакны блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга, утка куярга. Кайнап чыккач, бу массага вак помидорларны һәм яшел тәмләткечләрне салып, чама белән 15-20 минут пешерергә. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Вак помидорларны томатка салыр алдыннан, өсләренә кайнар су агызып, кабыгын салдырырга була.

Читайте на 123ru.net