«Кызым белән каласым килә»: Казанда Үзбәкстан хатынын улын үтергән өчен кулга алдылар

«Кызым белән каласым килә»: Казанда Үзбәкстан хатынын улын үтергән өчен кулга алдылар

Казанда 17 яшьлек улын үтергән хатын суд каршына басты. Ул, елап, үзен кызыннан аермауларын үтенә.

«Гаепләнүчегә ярдәм күрсәтү өчен, судка аның әнисе һәм сеңлесе килгән»

Казанның Яңа Савин районы суды Үзбәкстан гражданкасы булган 40 яшьлек Сурия Болтаевага чик кую чарасын сайлады. Хатын-кызны улын үтерүдә гаеплиләр.

Утырыш алдыннан Болтаева конвоирлар белән бергә суд коридорында басып тора иде, чөнки процесста катнашучыларның барысы да рус теленнән үзбәк теленә тәрҗемәчене көтәләр. Хатын бик нык борчыла, күзләреннән яшь ага. Суриягә ярдәм итәргә туганнары килгән, алар арасында әнисе һәм сеңлесе дә бар. Алар утырыш залына керергә теләде, әмма суд аларга анда керүне тыйды, чөнки алар эш буенча шаһитлар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 40 яшьлек хатын үзенең 17 яшьлек улына пычак белән кадаган. Үзбәкстанның 40 яшьлек гражданкасы һәм аның 17 яшьлек улы арасында талаш килеп чыга. Ярсыган хатын егетнең күкрәгенә пычак белән кадаган. Табиблар аны коткарырга тырышып карый, ләкин егет вафат була. Фаҗига узган шимбәдә Ямашев проспектындагы фатирларның берсендә булды.

«27 июльдә кичке сәгать 8ләр тирәсендә Болтаеваның көнкүрештән килеп чыккан конфликт вакытында балигъ булмаган улын үтерү нияте барлыкка килә, – ди тикшерүче Дарья Яновская. – Балигъ булмаган улын үтерүгә юнәлгән җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, Болтаева, аңлы рәвештә эш итеп, үз гамәлләренең җәмгыять өчен куркыныч булуын аңлап һәм җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәген алдан күреп, корал сыйфатында пычак кулланып, балигъ булмаган улының күкрәк читлеге өлкәсенә кимендә 2 тапкыр кадый».

Алынган тән җәрәхәтләреннән балигъ булмаган бала вакыйга урынында үлә. Тикшерү үтерү алдан ниятләнгән булган ди. Ләкин хатын-кыз җинаятьтә үз гаебен танымаган.

1 айдан аның улына 18 яшь тулырга тиеш була.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Үтерелгән егетне Үзбәкстанда җирлиләр»

Тикшерүче Сурия Болтаеваны сак астына алуны таләп итә, аның фикерен Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе Булат Солтанов та хуплый.

«Болтаеваның Үзбәкстан гражданлыгы бар, ул тикшерүдән качарга тырышырга мөмкин», – дип өстәде ул.

Гаепләнүче һәм аның адвокаты, киресенчә, аның андый нияте юк, дип белдерә. Сурия үзенә өй арестын билгеләүләрен сорый, чөнки ул үзенең балигъ булмаган кызы янында булырга тели. Адвокат сүзләренчә, хатын фатирны арендага алган һәм милекче белән 5 елга килешү төзегән.

«Аның торак белән проблемалары юк, ул озак вакыт Россиядә яшәгән, һәм фатир хуҗасы Суриянең суд тикшерүе вакытында анда яшәвенә каршы түгел. Элегрәк ул рәсми рәвештә төрек ресторанында пешекче булып эшләгән, ә аның кызы хәзер техникумда укый», – дип өстәде ул.

«Татар-информ» ачыклаганча, хәзер эш «үтерү» маддәсе буенча кузгатылса да, алга таба аны «саксызлык аркасында үтерү» маддәсенә күчерергә мөмкиннәр. Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, башка кыенлыклар да бар: Суриянең Россия территориясендә булу турындагы документларында туры килмәүләр ачыкланган, шуңа күрә аңа карата тагын бер җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр.

Сурия Болтаеваның улын Үзбәкстанда җирләгәннәр. Якын арада, балаларның әтисе, улын күмү эшләрен тәмамлангач, кызын алырга Россиягә кайтачак.

Суд Сурия Болтаеваны сак астына алу карарын кабул итте. 2 ай ул тикшерү изоляторында калачак.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров

Читайте на 123ru.net