Балык Бистәсендә ике егет картлар йортына ремонт ясый: «Көзгә тәмамларга тырышабыз»

Балык Бистәсендә ике егет картлар йортына ремонт ясый: «Көзгә тәмамларга тырышабыз»

Фәнис Гыймадиев һәм Рәис Кәримуллин исемле егетләр үзләренең дуслары, танышлары белән бергә изге эшкә алынганнар. Алар Балык Бистәсе районы Корноухово авылындагы картлар йортына ремонт ясый башлаган.

Биналары яхшы аларның. Без инде косметик ремонт ясау эшенә алындык. Кайбер бүлмәләрдә купкан, ямьсезләнгән, саргаеп су аккан урыннар бар иде. Юыну бүлмәләрендәге плитканы, сантехниканы алмаштырдык. Бүлмәләрдәге иске обойларны, буяуларны кубарып, чиста, яңаларын ябыштырдык.

Анда эш күп калмады инде хәзер. Төп төзелеш материаллары алынган. Анда бер бүлмә бар иде. Туалетка дип алынган плитка шуңа китте. Шул бер бүлмәгә генә материал һәм акча кирәк, 400-500 мең сум тирәседер дип чамалыйм, – ди ул.

Фото: © Фәнис Гыймадиевның шәхси архивыннан

Картлар йортына ремонт ясар өчен акчаны да егетләр үзләре таба.

Акчаны да үзебез җыйдык, кешеләрен дә таптык. Дустым белән безнең төзелеш белән шөгыльләнә торган оешмабыз бар. Шуңа, эшнең рәтен белгәч, ничек нәрсә эшлисе, кеше каян табасы, дигән кыенлыклар тумады. Үзебез белгән кешеләр булгач, кеше дә эзләп йөрмәдек. Ремонт ясаучыларны да минут саен барып контрольдә тотарга кирәкмәде. Белгән кешеләр булгач, шалтыратып, нәрсә кирәген әйтәләр иде дә, моннан материал алып, атнага 1 барып кайта идек, – ди Фәнис.

Әлеге эшкә алынулары да кинәт кенә килеп чыга. Фәнис башта шул картлар йортына ремонт ясаган кешеләр белән таныша.

Узган ел анда ремонт ясаган кешеләр безгә анда әле ясалып бетмәгән җирләр барлыгын әйттеләр. «Әйдәгез, җыелып, шул эшне эшлик әле», – дип,без дә тотындык. Болай, зурлап, хәйрия белән шөгыльләнәбез, дип сөйләнеп йөрмәдек. Акча җыю турындагы мәгълүмат төрле ватсап төркемнәренә таралды, статусларга куйдылар, – ди ул.

Хәйрия эшенә төрле оешма, компанияләр дә ярдәм кулын суза.

Узган елны мин бер идарәче компаниядә эшләгән идем. Бер фирмага шалтыратып, булыша алмыйсызмы, дип сорадым. Алар, мәсәлән, 120 мең сумлык төзелеш материалы алып бирделәр. Менә шулай ярдәм итүче фирмалар да күп булды. 100, 50 сум җибәрүләр дә күп булды, акча шулай әкренләп җыелды. Аның бит хәзер төзелеш материаллары бик кыйбат, чыгымнарның күбесе шуңа китте, – ди ул.

Фәнис сүзләренә караганда, картлар йортына 2-3 млн сумлык ремонт ясалган. Алар 11 бүлмә, 4 юыну бүлмәсенә ремонт ясарга дип ниятләгән була. Хәзер 8нче бүлмәгә ремонт ясыйлар һәм тагын 1 юыну бүлмәсе калган.

Фото: © Фәнис Гыймадиевның шәхси архивыннан

Башта эшнең, акчаның иң күп чагында анда 7-8 кеше эшли иде. Хәзер 2 кеше генә калды. Күп кешене эшләтеп тә булмый. Бүлмәләргә тотынгач, картларны шулай берәм-берәм башка бүлмәгә күчереп торып ясала ремонт. Ремонт эшләре көзгә бетәр, дип ниятләп тора идек. Күп булса 1 айлык эш калгандыр.

Картлар йортының директоры да бик ачык кеше, үзе дә ярдәм итәргә генә тора.

Без ярдәмне акчалата да, материал белән дә кабул итәбез, – дип аңлатты ул.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат: +79178623390 әлеге телефон номерына «Тинькофф» һәм «Сбербанк» карталары беркетелгән.

Читайте на 123ru.net