Сабантуй гыйбрәтләре (Шәмгун)
Илдә Сабантуйлары гөрли. Инде алдан ук кайда, кайчан үткәреләчәге аерым карарлар белән билгеләнеп куелган иде.
Мәсәлән, Бурсыклар илендә июньнең беренче атнасы ял көнендә, Бүреләрдә – икенче атнадагы ялда, ә Төлкеләрдә – өченчесендә. Атларныкы – ай ахырындагы көннәрнең ялында. Шулай, җәнлек вә хайван халкы эшләп, димме, яшәпме арыгач – бәйрәм кирәк! Ашаласы – ашалган, урланасы – урланган, таланасы – таланган, бүленәсе – бүленгән. Артыгы читкә яшерелгән: кодаларга, балаларга язылган – акчалата, җирләтә, мөлкәтләтә. Тантаналар уздырасы гына калган, ягъни Сабантуйлар! Сыерлар, сарык-кәҗәләр-тәкәләр, бозаулар, бәтиләр мәш килә. Кортлар безелди, чыпчыклар чыркылдый, сандугачлар сайрый. Күктә тургай – кыр җырчысы – атказанганнарның алыштыргысыз сандугачы.
Инде Сабан туеның иң кәттәсе – барлык урман өлкәләренең уртак җыелма тантанасы көне бара. Табигатьнең иң гүзәл урыны сайлап алынган моңа. Урман халкының чуты юк икән. Әнә, чит-ят урманнардан да, дала-чүлләрдән дә, таулы, утраулы кыйтгалардан да вәкилләр килгән. Маймыллар да агач башында, филләр, арыслан-юлбарыслар, шакаллар, жирафлар, бегемотлар – берсе дә калмаган, барысы чакырылган.
Ниһаять, фанфаралар яңгырап китте – башлана! Сабантуй-фест! Алан, төрле җәнлек рәсемнәре төшерелгән флаглар җилфердәве астында океан-диңгез тирбәлешенә әверелде. Мәйдан әле кызыл, әле зәңгәр, әле ал, сары, яшел, ак һәм аллы-гөлле йә күбек шар, йә хәтфә-келәмгә төрелде. Ярты сәгать буе күз явын ала торган тамаша, көчле алкышларга кушылып, офыкларга таралды.
Инде чират, күркәмлек төсе алып, күренекле хайван-җәнлекләрне бүләкләү тантанасына күчте. Бурсыклар иленең иң текә Бурсыгы, сүз алып, барлык куян, тиен, керпе халкын бәйрәм белән котлады һәм үзе кебек үк дәрәҗәгә ирешкән Бүре иле вожагының күкрәгенә Дуслык ордены такты. Шулай ук мондый бүләккә Төлкеләр мәмләкәтенең башлыгы да лаек ителде. Сүзне Бүре җөмһүрияте вожагына бирделәр. Ул, үз чиратында, беренче итеп, Бурсыклар җитәкчесенә үз краеның иң зур бүләген күкрәгенә кадады, Төлкеләр урманы губернаторы да өлешсез калмады. Инде Төлке, хәйләкәр елмаюын яшермичә, Бурсык һәм Бүрене кочаклый-кочаклый үпкәндәй кыланды. Аңа, киләсе ел Сабан туен уздыру максаты итеп, күчмә кубок тапшырылды. И-и куандылар, и-и сөенештеләр инде үзләренчә.
Юкка түгел, бөтен дөньяда хәзер шундый гадәт!
Көннәр бик эссе торса да, ат чабышлары да үткәрелде. Нигә, алар башкалардан кимме әллә?.. Читтән генә үзем дә карап тордым – кылый күзле Куян кебек. Ул ярышта катнашсам, беренче киләчәгемә ышанмый идем. Чамасыз кызу бит һава... Әнә ярыштан төшеп калган атлар ничек атлый, мескеннәр. Янганнар түгелме соң?
Ишеткәнем булды: быел кайдадыр эш атларын чабыштырганнар икән. Арбасына цемент төяп, шушы эсседә. Берсе финишка килеп җитәрәк аягын сузган, ди. Аңа цемент кирәк, ә аты җан биреп ята...
Күзгә ташланган гыйбрәтле хәлләр күп була ул Сабантуйларда. Уйланыгыз әле бераз, җәмәгать?!. Куян булып беттекме әллә инде? Ат хәленә калдыкмы?..
"Чаян" журналыннан.