Нурзадә «Арча Шамкае» турында: «Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый»

Нурзадә «Арча Шамкае» турында: «Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый»

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә «Арча Шамкае» буларак танылган Марат Газизов белән соңгы күрешүен искә алган.

«Авылдаш... Күрше... Ышанып булмый. 1нче июнь көнне соңгы тапкыр күрештек. Фотога да төшелмәгән. «Авылга кайтасыңмы, сәлам әйт», – дип берничә сүз алыштык. Урының оҗмахта булсын. Бик кызганыч. Бик яшьли», – дип язган ул социаль челтәрдә.

«Бүген күңелсез. Маратның үлеме дә тәэсир итте. Яшибез, яшибез, чабабыз, чабабыз... Бик кызганыч. Тормышка икенче төрлерәк карарга этәргеч булды», – дип сөйли ул.

Кичә кич Марат Газизовның вафат булуы турында хәбәр килде. Бүген аны Арча районында җирләделәр.

Читайте на 123ru.net