«Гражданнар сугышы котылгысыз»: Британиядә мигрантлар һәм җирле халык арасында бәрелешләр

«Гражданнар сугышы котылгысыз»: Британиядә мигрантлар һәм җирле халык арасында бәрелешләр

Британиянең Саутпорт шәһәрендәге бию студиясендә 3 бәләкәй кызны үтерү бөтен Британиядә мигрантлар белән төп халык арасында бәрелешләргә китереп җиткерде.

Үтерүче – 17 яшьлек Аксель Рудакубананың әти-әнисе Африканың Руанда иленнән. Ул аутизм белән авырган, аның дуслары булмаган. Ни өчен алай эшләгәне билгесез – ул студиягә керә һәм пычак кадый башлый: уннан артык баланы һәм бер укытучыны, балаларны якларга теләгән олы кешене яралый. 6,7,9 яшьлек өч кыз үлә.

Британиялеләр «Элекке әйбәт Англияне» кайтарырга дип урамнарга чыга башлый, мигрантларга каршы чыгалар. Митингтагылар кибетләрне җимерә, Ливерпульдә полицейскийларны яралыйлар. Протест акциясенә чыгучылар полициягә йомыркалар, аннары шешәләр ата башлый. Лондонда йөзләгән кешене тоткарлыйлар. Сандерлендта мәчеткә һөҗүм итәләр. 3 августта «уң» карашлы активистлар мөселманнарга каршы акция уздыра. Алар мигрантлар яшәгән кунакханәгә һөҗүм итә, аңа ут төртү омтылышы ясый.

Үз чиратында, мигрантлар берләшеп митингка чыгучыларга һөҗүм итә башлый. Полиция мөселманнарга каршы чыгучыларга «максималь кырыс чаралар» күрәчәген әйтә. «Бу безнең урамнар! Аллаһ Әкбәр!» – дип кычкыра ислам илләреннән килгән мигрантлар. Видеолардан күренгәнчә, кайбер урамнарны тулысынча мигрантлар контрольдә тота.

Бәрелешләрдә яраланучылар да бар.

Бәрелешләр мародерлык китереп чыгара: кибетләрне талыйлар, яндыралар, хәтта шәхси кешеләрнең йортларын да талый башлыйлар. Бәрелешләр шундый көч ала ки, Бизнесмен Илон Маск «Гражданнар сугышы котылгысыз», – дип яза.

Читайте на 123ru.net