Илсөя Бәдретдиновадан Салават Фәтхетдиновка үзенчәлекле бүләк

Илсөя Бәдретдиновадан Салават Фәтхетдиновка үзенчәлекле бүләк

Бу көннәрдә Камал театрында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертлары гөрли. Җырчының сәхнәдәш дуслары да бу концертларны калдырмаска тырышалар. Кичәге концертта сәхнәгә Илсөя Бәдретдинова да күтәрелгән. Узган ел җырчы Салават Зәкиевичның мал-туарына фураж алып килгән булса, быел тиеннәрен сыйларга уйлап, 5 кг чикләвек бүләк иткән. Ике җырчының да бер-берсен бик якын иткәне күренеп тора, алар шундый җылы итеп кочаклашалар.

«Илсөя – иң тырыш җырчыларның берсе. Мин үземнең студентларыма: «Кемнеңдер астында эшлисегез килмәсә, үз өстегездә эшләгез», – дим. Син, Илсөя, иң тырыш кешеләрнең берсе. Мин сине хөрмәт итәм!

Шулай ук Илсөя үзен үзе «ясаган» кеше. Мин аның шоуларын карап барам. Без икебез ике стильдәрәк эшлибез. Мин азрак хатын-кызчарак, Илсөя ирләрчәрәк эшли. Әмма без бер эш эшлибез, җәмәгать. Безнең халык җырсыз, сәнгатьсез яши алмый», – дип җиткергән үзенең рәхмәт сүзләрен коллегасы һәм дустына Салават Фәтхетдинов.

Читайте на 123ru.net