Нәрсә соң ул тәкъвалык?

Нәрсә соң ул тәкъвалык?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында тәкъвалык турында аңлата.

«Тәкъвалык – ул акылыбызга, күңелебезгә, тәнебезгә, барлык мәхлукларга зыян китерә торган гамәлләрдән, гөнаһлардан саклану, ерак булу дигәнне аңлата.

Берәү Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тәкъвалыкның асылы турында сораган.

Әбү Һөрәйра радыяллаһу ганһе аңа:

– Урамда бик күп чәнечкеле үсемлекләр бар. Син шул чәнечкеләр өстенә басып барачаксыңмы, әллә аларны әйләнеп узачаксыңмы? – дигән.

Әңгәмәдәше:

– Әйләнеп узачакмын, – дип җавап биргән.

Әбү Һөрайра:

– Менә шул әйләнеп узу тәкъвалык була да инде, гөнаһларны да шулай әйләнеп узарга кирәк, – дип әйткән.

Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле көннәр теләп калам!» – дип яза хәзрәт.

Читайте на 123ru.net