Кызларга каршы чыккан «ирләр», авырлы спортчылар: Парижда узучы Олимпиада гаугалары

Франция башкаласы Парижда җәйге спорт төрләре буенча Олимпия уеннары үтә. Бу Олимпиаданы башка елгылар белән чагыштырганда иң шау-шулысы дип бәялиләр, чөнки көн саен яңа җәнҗал кубып тора. 2024 елгы Олимпиада гаугалары – «Интертат» күзәтүендә.

Олимпия уеннарында даими рәвештә гаугалар булып тора, бу инде гадәти хәл. Допинг гаугалары, «кирәкле» кешене җиңдерү, спортчыларның «караңгы» яклары ачылу, күтәрелгән флаглар ачылмау, нәрсәләрнеңдер җимерелеп төшүе, яшәү шартларына зарлану – була торган хәлләр. Күп сандагы кешеләр катнашкан андый чараларда күңелсез хәлләр килеп чыгуын бөтенләй булдырмау, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Әмма быелгы Олимпия уеннары моңа кадәр булганнарын да уздырды ахры.

Олимпия уеннарын тәнкыйтьләүчеләргә «Россия анда катнашса, тәнкыйтьләмәс иде әле...» дип язучылар бар. Әмма тәнкыйтьләүчеләр арасында Россия генә түгел, әйтик, Илон Маск, Италия премьер-министры, шул ук Көнбатыш илләре тренерлары, спорт өлкәсендәге чиновниклар бар икәнен исәпкә алсак, быелгы уеннар чыннан да башкаларыннан шактый аерылып тора.

Россиясез тагын бер Олимпиада

26 июльдән 11 августка кадәр Парижда үтүче Олимпия уеннарында бу юлы да Россия җыелма командасы катнашмады. 2022 елда узган ярышларда Россияне ил буларак танымый гына керттеләр, ил символикасын куллану тыелды, хәтта җиңгән очракта да Россия гимны яңгырамады. Парижга исә күпчелек спортчылар барудан баш тартты, нибары илне нейтраль статуста тәкъдим итүче 15 спортчы гына Олимпия уеннарында көч сынашты. Аларның икесе – теннисчылар Мирра Андреева белән Диана Шнайдер парлы ярышта көмеш медаль яулады.

Мирра Андреева белән Диана Шнайдер

Фото: © © Clive Brunskill / Staff / Getty Images Sport / Gettyimages.ru

Шулай да, Олимпиадада Россия спортчылары башка илләр составында күпләп катнаша. Мәсәлән, 2021 елдан Кипр өчен чыгыш ясаучы биеклеккә сикерүче Елена Куличенко ачылыш тантанасында хәтта ил әләмен күтәреп чыкты. Бераздан экс-россияле кызның порнографик сайтта шәрә төшкән видеолары булуы ачыкланды. Кызга видеоларны бетерергә кушсалар да, Елена аларның фейк аккаунт булуын, ә видеоларның ясалма интеллек ярдәмендә ясалуын белдергән.

Елена Куличенко

Фото: © picture alliance / Contributor / picture alliance / Gettyimages.ru

Еленаның порносайттагы фотосы. Алга таба булган кадрларны күрсәтергә ярамый.

Олимпиада шундый шау-шулар белән башланып киткән иде. Шуңа өстәп, ачылыш тантанасы да күпләрне шаккатырып, челтәр кулланучыларының да, дини, иҗтимагый эшлеклеләрнең һәм сәясәтчеләрнең дә күпсанлы тәнкыйтьенә дучар булды. Тантанада Леонардо Да Винчиның «Тайная вечеря»сына пародияне сакаллы хатыннар һәм хатын-кыз киемнәре кигән, үзара үбешкән ир-атлар күрсәтте. Бу күренешне христиан диненә карата ихтирамсызлык дип атаучылар да булды. Мәсәлән, «Tesla», «SpaceX»ка нигез салучы Илон Маск.

Фото: © трансляциядән скриншот

Бокс: трансгендер* (әллә инде алай булмаган) кызлар

Бокс дөньясын гына түгел, күпчелек халыкны шаккатырган төп җәнҗал Алжир боксчысы Иман Хелиф белән бәйле. Кызны трансгендерлыкта* (Бер җенескә карап та, үзен башка җенес дип хис итүче кеше. Россиядә бу юнәлешне пропагандалау – ЛГБТ хәрәкәте * – Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган.) шикләнәләр. Иман Хелиф Италиядән Анджелина Каринидан өстен чыкты – 46 секундта италияле бу алышны «гадел түгел» дип атап, сугышудан баш тартты. Ул көндәшенең кулын да кысмады, җиңүчене әйткәч, ринг уртасына тезләнеп елады. Ә икенче көнне Карини карьерасын тәмамлавы турында игълан итте.

Кызылдан Иман Хелиф, зәңгәрдән Анджелина Карини

Фото: © Х/OliLondonTV

Иман Хелифны «ирлектә» икенче көндәше – венгр спортчысы Анна Лука Хамори да гаепләде. Ул социаль челтәрендә: «Иртәгә миңа ир-ат белән сугышырга туры киләчәк. Бу – Иман Хелифка карата дәлилләнгән. 2023 елда аны дисквалификацияләгәннәр. Мин үз тормышымны куркыныч астына куярга җыенам», – дип язган булган. Ул тренерына: «Мин аны җиңә алмыйм, ул – ир кеше», – ди. Шуңа да спортчы кызны гаепләүчеләр дә булды.

Дисквалифакция дигәне – 2023 елда Хелифны дөнья чемпионатына кертмиләр, имеш, ул гендер тестын үтә алмаган. Рәсми булмаган чыганакларда Иманда ир-атларда гына була торган ХY хромосомасы ачыкланганы әйтелә. Шулай ук, спортчының ир-атлар гормоны – тестостерон югары икән. Дөнья чемпионатына кертмәгән булсалар да, Олимпия комитеты Иман Хелифның дөньяга хатын-кыз булып тууын ассызыклап, аны уеннарга кертмәү кеше хокукларын бозу булыр иде, дип атаган.

Иман Хелиф

Фото: © Peter Cziborra, Reuters

Хәзер Иман Хелиф социаль челтәрләрдә «травля»га дучар булды. Әтисе исә кызының кыз бала булып тууын дәлилләп, туу турында таныклык, кызның бәләкәй чактагы фотоларын күрсәткән. Шуңа өстәп, мөселман иле булган Алжирда гендерны үзгәртү дә тыелган. Чыганаклар кызда генетик авыру булырга мөмкинлеген дә язалар, аның аркасында кешедә тестостерон күләме югары булуы бар. Шулай ук, аны «интерсекс кеше» дип тә атап, хатын-кызлар белән ярышудан читләштерергә өндиләр. Шулай итеп, «транс» дип аталган кыз Иман Хелиф Олимпиаданың ярымфиналына әзерләнә.

Иман Хелиф балачакта

Фото: © Юсеф Загибаның социаль челтәреннән / Чемпионат.ру

Бөтен игътибар Иманга юнәлсә дә, Олимпиадада шундый ук «гендер тест»ны үтә алмаган тагын бер боксы кыз – Тайваньнан Линь Юйтин катнаша. Ул Үзбәкстаннан Ситора Турдибекованы отты. Үзбәк кызы рингтан күз яшьләрен агызып чыгып китте. Болгар боксчысы Светлана Каменова-Станева да, Линь тарафыннан җиңелгәч, елап җибәрде һәм, 2 тапкыр, тамашачыларга ХХ-хромосомага ишарәләп, бармаклары белән Х хәрефен күрсәтте.

Линь Юйтин

Фото: © RICHARD PELHAM/GETTY IMAGES

Ир-ат гормоннары өстенлек иткән спортчыларны хатын-кызлар арасындагы ярышка кертмәү өчен дөньякүләм танылган кешеләр чыгыш ясады.

Мәсәлән, «ир-ат генетик үзенчәлекләре булган спортчылар хатын-кыз номинацияләренә кертелергә тиеш түгел. Бу – без кемнедер дискриминацияләргә теләгәнгә түгел, ә спортчы кызларның тигез катнашу шартларына хокукын яклау өчен», – дигән Италия премьеры Джорджа Мелони.

Волейбол: педофилия өчен хөкем ителгән спортчы

Пляж волейболы буенча ярышларда 12 яшьлек кызны көчләгән өчен хөкем ителгән спортчы катнашкан. Голландияле Стивен ван де Вельдены Италия командасы белән матч башланыр алдыннан тамашачылар ямьсез итеп сызгырып каршы алган. Ә башка спортчыларны исә алкышларга күмгәннәр.

Күрәсең, 10 ел элек булган хәлләр әле дә җанатарларның хәтерендә калган. 2014 елда ул Англиянең Милтон-Кинс шәһәренә социаль челтәрләрдә танышкан кыз янына кунакка килгән. Ул вакытта аңа 21 яшь була, ә кызга – 12 яшь. Аның белән секстан соң спортчы җинаять маддәсе буенча гаепләнә, чөнки Британия законнары буенча балигъ булмаган зат белән теләсә нинди җенси контакт, ризалыкка карамастан, көчләүгә тигезләнә. 2 елдан соң Ван де Вельде 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Англия төрмәсендә ул 12 ай уздыра, ә аннары Нидерландка депортацияләнә. Һәм анда волейболчы, үрнәк тәртибе өчен, тиз арада иреккә чыккан.

Стивен ван де Вельде

Фото: © Global Look Press

Киллерга охшаган төрек атучысы

Төрек Юсуф Дикеч Олимпия уеннарының яңа «йолдыз»ына әйләнде. Ул пневматик пистолеттан 10 метрга атуда көмеш медаль алган. Тик иң гаҗәбе – аның образы һәм үз-үзен тотышы.

Олимпия уеннарына килгән спортчылар махсус экипировкада була: махсус, бик кыйммәтле күзлекләр, махсус линзалар кияләр, колакларында наушниклар була. Үзләрен дә бик эре тоталар. Юсуф Дикеч исә – бернинди махсус күзлекләрсез, наушникларсыз 51 яшьлек ир. Аның атканда үзен бик тыныч тотуын, кулын кесәсенә тыгып торуын да ошатканнар.

«Башкалар пиар белән шөгыльләнгәндә, төрекләр мәшәкатьләнеп тормаган, профессиональ киллерны гына җибәргәннәр», – дип шаярталар социаль челтәрләрдә.

Билгеле булганча, Юсуф Дикеч – хәрби кеше. Олимпия уеннарында исә бишенче тапкыр катнашуы.

Фото: © скриншот

Авырлы фехтовальщица

Олимпиадада кылыч белән фехтование буенча хатын-кызлар турниры узды. Ярышта чын сюрприз да булган – Мисыр спортчысы Надя Хафез йөклелегенең 7нче аенда чыгыш ясаган. Бу хакта 26 яшьлек спортчы социаль челтәрләрдә чыгышын тәмамлап хәбәр итте.

Хафез беренче этапта АКШтан Элизабет Тартаковскины ота. Мисырлы 26 яшендә инде өченче олимпиадада катнашса да, Токио һәм Риода булган Олимпиадаларда беренче көрәштә үк җиңелә. Парижда исә турнирның икенче этабына үтеп, Көньяк Кореядән Ха Еун Чжонга оттырды.

Әмма, чыгыш тәмамланганнан соң, Хафез бөтенләй кәефсезләнми. Надя Хафез социаль челтәрләрдә шатлыклы пост урнаштырган, анда ул 7нче айлык йөкле килеш Олимпиадада чыгыш ясавы турында уртаклашкан.

«Чынлыкта без өчәү идек! – дип язган мисырлы. – Бу – мин, көндәшем һәм әле дөньяга тумаган балам иде! Минем һәм минем баламның физик һәм эмоциональ авырлыклары күп булды. Миңа бәхет елмайды, мин иремнең һәм гаиләмнең ышанычын яуладым», – дигән ул.

Надя Хафез

Фото: © Getty Images

Пычрак һәм сасы, эчәк таягы инфекциясе булган Сена елгасында йөзүләр

Олимпиадада кайбер ярышлар Париж үзәгеннән агучы Сена елгасында үтә. Мәсәлән, триатлончылар суының чисталыгы гел бәхәс тудырган Сенада ярышырга тиеш. Олимпиада алдыннан Сенаның чисталыгын һәм ярышлар үткәрүнең куркынычсызлыгын исбатлар өчен, Париж мэры Анн Идальго елгада үзе су кереп күрсәтә. Франция хакимияте елганы чистарту өчен гаять зур акчалар сарыф итсә дә, пычрак елга үзенеке иткән – спортчылар суның җирәнгеч исе, пычраклыгы буенча зарланган.

Халыкара триатлон берлеге ярышларны күчерү турында рәсми белдерү дә чыгарды. Уеннарны уздыру графигыннан тайпылуның сәбәбе – триатлончылар йөзәргә тиешле Сена елгасының пычрануы булган. Ә бер көннән Париж хакимияте һәм Җәйге Олимпиаданың оештыру комитеты триатлон буенча ярышлар уздырырга рөхсәт итә. Алар, Сена канализация агынтыларыннан чистартылды һәм хәзер анда йөзәргә мөмкин, дип ышандыралар.

Нәтиҗә үзен озак көттерми – ярышлардан соң кайбер триатлетлар коса башлый. Канадалы Тайлер Миславчук финишка тугызынчы булып килә һәм, үзе әйтүенчә, 10 тапкыр косарга өлгерә. Башка спортчылар да үзләрен яхшы хис итмәгәннәр.

Хөкүмәтнеке булмаган экспертлар мәгълүматлары буенча, Сенаның эчәк таягы белән пычрану дәрәҗәсе рөхсәт ителгән нормадан 10 тапкырга артып киткән.

Фото: © REUTERS/Aleksandra Szmigiel

Төрле авырлык үлчәвендәге спортчылар

Дзюдо буенча команда турнирының чирек финалында төрле авырлыктагы спортчыларны ярыштыралар. Көньяк Кореяның 80 килограммлы Ли Ён Хван исемле спортчысына каршы Франциядән 140 килограммлы Тедди Ринер чыга һәм аны 20 секундта бәргәләп кенә ата. Ни сәбәпле төрле үлчәмнәр бергә ярыша – анысы аңлашылмый.

Шпион Канадалылар

ФИФАның дисциплинар комитеты Канада җыелмасына шпионаж өчен җәза биргән. Сәбәбе гаҗәп: команданың тренерлар штабы дроннар ярдәмендә Яңа Зеландиядән килгән көндәшләренең тренировкаларын күзәтеп торганнар.

Җәза сыйфатында Канада Федерациясенә 226 000 долларга штраф салганнар, ә җыелманы Олимпиададагы төркем турнирында 6 очкодан мәхрүм иткәннәр. Тренер Беверли Пристман, аның ассистенты Жасмин Мандер һәм аналитик Джозеф Ломбардины футбол белән бәйле теләсә нинди эшчәнлектән 1 елга читләштергәннәр.

Оештыручылар хатасы

Олимпиадаларда гимннар белән ялгышлыклар еш була. Парижда беренче булып андый ялгышлыктан Көньяк Судан командасы баскетболчылары зыян күрде. Олимпиадада Африкалылар үзенең дебют матчын Пуэрто-Рико җыелмасына каршы уздырдылар. Уен алдыннан аренада Көньяк Судан гимны урынына Судан гимнын кабызалар. Көньяк Судан баскетболчылары аптырашта кала, җанатарлар, кычкырып, әләмнәрен селти. Оештыручылар, хатаны аңлап, музыканы туктаттылар.

Пауза вакытында Пуэрто-Рико баскетболчылары һәм барлык тамашачылар Көньяк Судан командасына теләктәшлек йөзеннән алкышларга тотынды. Берникадәр вакыттан соң оештыручылар дөрес гимнны кабыздылар.

Шуңа өстәп, спортчылар парады вакытында Көньяк Корея җыелмасын КНДР командасы буларак та тәкъдим иттеләр.

Ачылыш тантанасындагы спортчылар парадын туры эфирда шәрехләп барган комментаторлар Азәрбайҗанга карата да сәяси фикерләрен яшереп тормаган. Алар Азәрбайҗанны Әрмәнстан белән бәрелешләрдә гаеплиләр, Әрмәнстанны Франция дусты дип атап, узган ел әрмән халкына Карабахны югалту белән истә калуын әйтәләр. Азәрбайҗанлылар исә мондый белдерүләрне хөрмәтсез дип атыйлар һәм телеканалны Олимпия хартиясен бозуда гаеплиләр.

Олимпия уеннары тәмамланырга 5 көн калды. Хәзерге вакытта медальләр буенча беренчелектә АКШ, икенчедә – Кытай, өченче урында Франция. Ябылу тантанасы 11 август көнне Сена-Сен-Дени ябык стадионында узачак һәм «France 2» каналында трансляцияләнәчәк.

  • *ЛГБТ хәрәкәте Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган.

Читайте на 123ru.net