Менә сиңа туй! – Кияүне ЗАГСта язылышкан вакытта кулга алганнар

Менә сиңа туй! – Кияүне ЗАГСта язылышкан вакытта кулга алганнар

Благовещенск ЗАГСында хокук саклау органнары кияү егетен кулга алган. Ул үзенә таныш булмаган кешегә пычак кадауда гаепләнә. Җинаять туйга берничә көн кала булган. Аны ЗАГСта кунаклар һәм хатыны күз алдында кулга алганнар, дип яза «Amur.life» сайты.

«Amur.life» сайты ир-атны кулга алуның видеосын чыгарды. Кадрларда күренгәнчә, матур итеп киенгән яшь пар никахлашу залыннан төшә, аларның кулында – никах теркәү турында таныклык. Алар ЗАГС бинасының беренче катында кала, ә кунаклар һәм балалар алар яныннан уза башлый. Алар, гадәт буенча, яңа өйләнешкән яшь парны каршыларга ишек төбенә чыга.

Кунаклар барысы да ишек төбенә чыгып беткәч, яшь пар калган бүлмәгә битлек кигән силовиклар килеп керә, «На пол!» – дип кычкырып, кияү егетә таба киләләр. Видеода шок хәлендә калган кәләш тә күренә. Берничә секундтан ул «Ярдәм итегез!» дип кычкыра башлый һәм каядыр йөгереп китә, күрәсең, ярдәм эзли.

Башта тоткарлаган ир карышып карый, әмма аны идәнгә йөзтүбән яткыралар һәм кулларын артка каерып богаулап куялар.

Кадрда кәләшнең үксеп елаганы һәм хокук сакчыларының бинадан чыгып китәргә кушуына «Мин беркая да бармыйм!» дип кычкырганы ишетелә. Бер мизгелдә ул идәндә яткан ире янына да килә һәм аңа «Яратканым!» дип эндәшә. Тик кулга алучыларның берсе аны этеп җибәрә, ә идәндә яткан ире аңа: «Катюня, бар кит, тимә», – дип әйтә. Видеода тәмам аптырашта калган кунакларның «Нәрсә булды?» дип сораганнары да ишетелә.

Соңыннан куллары артка каерылган ирне торгызып бастыралар һәм бинадан алып чыгалар. Бу вакытта ишек янында берни дә аңламаган кунаклар җыелып тора, баскычка роза таҗлары сибелгән була. «Амурские волны» вальсы ишетелеп тора, ә гаепләнүче ирне машинага утыртып алып китәләр, бу вакытта аның хатыны ЗАГСта үксеп елап кала.

Ирне ни өчен нәкъ менә ЗАГСта кулга алуларын хокук саклау органнары аңлатмый.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче ир булачак хатыны белән бергә 2024 елның 28 маенда Благовещенскиның икенче микрорайонындагы бер йорт яныннан узып барганда, беренче каттагы хуҗалык бүлмәсендә эчеп торган ирләрне күрә. Алар моңа кадәр таныш булмый. Гаепләнүче аларга мыскыллы сүз әйтә һәм, шулай итеп, ызгыш китереп чыгара. Шуннан соң, бернинди мөһим сәбәп булмый торып, бер ирнең күкрәгенә пычак кадый. 57 яшьлек ирнең сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Эчке эшләр органнары бу хәл буенча җинаять эше ача. Гаепләнүчене 1 июньдә, ЗАГС бинасында, СОБР хезмәткәрләре тоткарлый. Суд карар буенча, аны сак астына алганнар. Соңыннан чикләү чарасы йомшарталар һәм аны өй арестына җибәрәләр, дип хәбәр итә Амур өлкәсе Тикшерү идарәсе.

Гаепләнүче ирнең элегрәк тә аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Хәзер дәлилләр җитәрлек тупланган, расланган гаепләү судка җибәрелгән.

Читайте на 123ru.net