Чаллыда мөселман зиратындагы чардуганнарны алып ташлаганнар

Чаллыда мөселман зиратындагы чардуганнарны алып ташлаганнар

Чаллыда мөселман зиратында каберләрдән чардуганнарны алганнар. Фотолар социаль челтәрләрдә таралган. «Челнинские известия» ачыклаганча, монда закон бозу юк.

Прокуратура белешмәсе буенча, ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм шәһәр территориясендә җирләү урыннарын карап тоту тәртибе шәһәр башкарма комитетының 2017 елның 21 апрелендәге №2465 карары белән расланган.

2023 елның декабрендә Чаллы прокуратурасына шикаять килә. Анда мөселман зиратында чардуган куюны тыюга зарланалар. Мөрәҗәгатьне тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура шәһәр башкарма комитеты адресына документ бирә, чөнки каберләргә чардуган куюны тыю турында рәсми чикләү булмый. Шул сәбәпле гамәлдәге карарга үзгәрешләр кертелә.

Чаллы башкарма комитетының 2024 елның 19 апрелендәге №2473 карары буенча, 26нчы, 90нчы пунктларына үзгәрешләр кертелә. Алар буенча, зират территорияләрендә чардугансыз ысул белән җирләү өчен аерым участоклар яки секцияләр ясалырга мөмкин. Зират администрациясендә әлеге документны мәгълүмат стендына куйганнар.

Шуңа күрә прокуратура башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләре законга каршы килми, дип тапканнар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net