Казан журналисты, «Реальное время»ның элекке баш мөхәррире Сергей Кощеев авыр яраланган

Казан журналисты, «Реальное время»ның элекке баш мөхәррире Сергей Кощеев авыр яраланган

Казандагы «Реальное время» сайтының беренче баш мөхәррире, Казан журналисты Сергей Кощеев ДНРның Авдеевка юнәлешендә барган бәрелешләрдә авыр яраланган. Ул штурм төркемендә булган. Сугышта ул кулын югалткан һәм ярчыклар белән яраланган. Сергейга Ясиноватая шәһәре госпиталендә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта ул аңында, Ростов шәһәрендәге госпитальдә дип яза «Реальное время».

Сергей Кощеев 28 июньдә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Ул рядовой булган, гранотометчик булырга күнекмәләр узган.

«Реальное время» язуынча, Сергей Кощеев: «Озакка сузылган газаплы дәвалану курсы һәм реабилитация көтәм, бернәрсәгә дә үкенмим. Казанга якынрак госпитальдә булыр идем», – дигән.

Сергей Кощеев мошенниклыкта гаепләнә иде. Тикшерү фаразы буенча, ул 2019 елда эшмәкәрләргә бушлай консультацияләр уздырам дигән сылтау белән 6,9 миллион сумлык федераль акчаларны үзләштергән, ә 2020 елда иптәше Әнвәр Айнутдинов белән тагын 7,3 млн сум урлаган. Акча үзләштерүгә бәйле судларның берсендә Сергей Кощеев килми, ә аның яклаучысы Кощеевның Оборона министрлыгы белән контракт төзүен белдерә, дип язды «БИЗНЕС Online». Мошенниклык эше буенча Айнутдинов кына хөкем ителәчәк, ә Кощеевка каршы эш туктатыла.

Читайте на 123ru.net