«Китәр алдыннан, абыйсы белән фотосын алды. «Бәлки, кайтырмын», – дип китте...»

Мордовия республикасында Усть-Рахмановка авылында булганда, безнең янга бер абый килде. Күз карашында шундый бушлык. Ул башта, ничектер, сүз әйтергә кыймый торды, ә аннан тыныч кына: «Минем улым СВОда һәлак булды», – диде дә куллары белән битен каплады. Улын югалткан әти кешегә нинди сүз әйтсәң дә урынсыз кебек иде. «Соңгы тапкыр кайткач та: «Башка кайтулар булмас инде», – дигән иде», – диде кайгыдан янган ата.

Рамил абый Чудинның улы Наил – бу авылдан мобилизацияләнгән бердәнбер ир-ат, диделәр. Августта 32 яше туласы егетнең гомере 15 июльдә өзелгән. Рамил абый белән күрешкәндә кайгылы хәбәрне алуларына 2 генә көн узган иде. 25 июльдә хәрбинең җәсәден туган авылында җирләгәннәр.

«Шундый текәлеп карап торды, минем йөзне истә калдырырга тырышкан кебек булды»

Мәрхүмнең әнисе Рәисә апа табуттагы тәрәзә аша гына улының йөзен күреп калган.

14 июль көнне без аның белән аралаштык. «Мин иң алгы сызыкта түгел, тик монда да очып килә ала», – дигән иде. 13 июльдә дә видеоэлемтә аша сөйләшкән идек. Ул көнне шундый текәлеп карап торды, минем йөзне истә калдырырга тырышкан кебек булды. «Улым, нигә алай карыйсың?» – дип сорарга теләгән идем, тик без аңа бервакытта да артык сораулар бирмәдек. Балага болай да анда авыр. 15 июльгә каршы төндә ул һәлак булган.

Башта кече улыбыз Робертка хәбәр иткәннәр. Ул хатыны белән генә килгән иде. Алар янында бала булмагач та йөрәккә шик керде. Ирем белән йөгереп чыктык, киленебез елый. «Наилме?» – дим. «Әйе», – ди…

Бу хәбәрне алгач, ирем хәмергә тартылды. Реанимациягә эләкте. Улыбызны җирләүгә табиб аны җибәрмәде, чөнки хәле авыр иде. Икенче көнне генә аны өйгә җибәрделәр.

25 июльдә Наилны җирләдек. Ярый әле шулай тиз алып кайттылар, 10 көн генә көттек. Улыбыз белән хушлашырга бик күп кеше кайтты. Һәр килгән кешегә кайгыбызны уртаклашкан өчен, улымны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәт. Табуттагы бәләкәй тәрәзә ачык иде, улымны шуннан гына күреп калдым. Табутны ачарга рөхсәт итмәделәр. Улыбызны җирли алдык, дип, бераз гына үземне тынычландырам. Ул туган ягында ята, кайдадыр кырда яки урманда түгел, – диде ул.

Наил 2 тапкыр яраланган да булган. 2022 елда беренче яралангач, аны Мәскәүгә кайтарганнар. Гаиләсе аның янына барган. 2024 елда яралангач, хәрби Белгородта дәваланган. Анда туганнарына килмәскә кушкан. Госпитальдә дәваланганнан соң, хезмәтен дәвам иткән.

«Ялга кайткач та җибәрәсе килмәде, ә ул бу турыда ишетергә дә теләмәде»

Рәисә һәм Рамил Чудиннарның уллары Наил һәм Роберт Усть-Рахмановка авылында туып-үскән. Алар икесе дә үз гаиләсен булдырган. Наилнең тормыш иптәше тол калган.

Балаларыбыз бу авылда үсте. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Наил техникумда юристлыкка укыды. Югары белемне кирәксенмәде ул вакытта: «Кирәк булса, укырга керермен», – диде дә хәрби хезмәткә китте. Улым ракета гаскәрләрендә артиллериядә Байкал арты краенда хезмәт итте. Хәрби хезмәттән кайтуга, Мәскәүгә эшкә китте. 8 еллап «дорожныйда» эшләде. Ул анда да үзен бик яхшы күрсәтте. Эшеннән мине бәйрәмнәр белән котлыйлар иде, гел рәхмәт сүзләре ишеттек.

Беләсезме, гадәттә, гаиләдә балаларны әти-әни тәэмин итә, ә бездә киресенчә булды: улыбыз безне тулысынча тәэмин итеп торды. Өйдә уңайлы, рәхәт булсын өчен тырышты. Наил безгә кайткан вакытта бер минутын да юкка, бушка үткәрми иде, һәрвакыт нидер эшләде. Барлык уңайлыкларны өйдә булдырды, куяннар өчен оялар да ясады. Кулыннан бөтен эш килә иде, хуҗалыкны алып бара алырлык ир-ат иде ул.

Мобилизация башланганда, Наил энергетика өлкәсендә эшли иде. «Әни, тыныч бул, мине алып китмиләр», – дигән иде, ә икенче көнне инде повестка килде. Ул вакытта кемдер калырга тырышты бит, улыбыз андый түгел иде. Юкса, калу мөмкинлеге дә бар иде. Ул вакытта әтисе авыр хәлдә иде, аның аяклары авырта – атеросклероз. Шуның белән ул инвалидлык алды. Әтисен карар өчен, ул кала ала иде. Без тәкъдим итеп караган идек. Юк. 3 ай укулардан соң, аларны махсус хәрби операция зонасына алып киттеләр. Ялга кайткач та җибәрәсе килмәде, ә ул бу турыда ишетергә дә теләмәде. Соңгы тапкыр ялга октябрь аенда кайткан иде. Китәр алдыннан, абыйсы белән фотосын алды. «Бәлки, кайтырмын», – дип китте, – диде дә, ана кеше елап җибәрде.

«Гафу итегез, мин гел еламаска тырыштым, түздем. Табутны алып кайткач та, еламаска тырыштым, чөнки икенче улыма тагын да авыр булыр, дидем. Хәзер түзеп калып булмый икән», – ди ана...

Гаиләгә улларының шәхси әйберләрен тапшырганнар: ватык телефон, сәгать, хәрби билеты, жетон... Барысы да канга буялып беткән иде, ди әнисе. Рәисә апа улының телефонын ясатып, ниләр калганын карарга теләгән, тик аннан кире уйлаган. Бу гамәл улына ошамас, дип үзен туктаткан. 31 августта Наилгә 32 яшь тулган булыр иде. «Ул үз яшеннән яшьрәк күренә иде», – ди әнисе.

«Юк, ышанып булмый, ышанып булмый улыбызның булмавына»

Тормыш «до» һәм «после»га аерылды, дигән сүзләрне ишеткән бар иде, хәзер аңладым. Чыннан да шулай икән. Әйе, улым, киленнәр, оныгым бар, тик бер балам юк бит. Наил алтын бала иде. Ул бервакытта да каты эндәшми иде. Һәрвакыт гаделлек яклы иде. Балаларым белән бергә рухи яктан да, мораль яктан үзем дә үстем, дим инде. Соңгы елларда сынаулар да күп булды: улым, ирем инвалид булды, сеңлем реанимациядә ятты. Минем үземдә дә – шикәр диабеты. Иремнең сәламәтлегенә карата фаразлар бик начар иде, тик табиблар тырышты. Аксаклап булса да, ул үз аягында йөри. Элек фермада эшли иде, бик тырышып башкарды эшен. Хуҗалыкны үзем генә алып бара алмас идем. Без әле сыер, үгезләр, куяннар, кош-корт тотабыз. Ирем чисталык ярата, барысын да тәртиптә тота. Кече улыбыз да килеп йөри. Киленебез дә бик әйбәт, безгә хөрмәт белән карый, – дип сөйләде Рәисә ханым.

Рәисә Чудина үзе мәктәптә эшләгән, җыештыручы да, пешекче дә булырга туры килгән. Рәисә апа үзе мордва булса да, 32 ел татар кешесендә кияүдә булгач, татар телен өйрәнгән.

«Юк, ышанып булмый, ышанып булмый улыбызның булмавына», – дип кабатлады ана.

Чудиннар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз! Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен!

Читайте на 123ru.net