Рейд вакытында мигрантлар сәүдә урынын ташлап качкач, товарларын шәһәр халкы урлый башлый

Екатеринбургта легаль булмаган урыннарда сәүдә иткән мигрантларга каршы рейд уздырылган. Полиция, җирле хакимият, Роспотребнадзор, салым хезмәте, военкомат вәкилләре килеп чыккач, сәүдәгәрләр сәүдә урынын ташлап качып киткән. Җирле халык хуҗасыз калган җиләк-җимешләрне ашыга-ашыга сумкаларына тутырырга керешкән. «Комсомольская правда» язуынча, кайбер кешеләр, тәрәзәләрдән бу хәлне күреп, сумкаларын тотып, бушлай яшелчә, җиләк-җимеш алып кайтырга ашыккан.

Кайбер сәүдәгәрләрне тоткарлый алганнар. «Комсомолка»га берсе: «Мин монда сатарга кирәк икәнен белмәдем. Бүтән сатмаячакмын. Башка шәһәргә китәм», – дигән.

Миграция турында законны бозучыларны автобуска төяп алып киткәннәр.

Бу хәл турында «Россия» каналы, 66.ру каналы журналистлары да видеога төшергән. «Кем сезгә рөхсәт итте?» – дип сорагач, яшелчәләрне рөхсәтсез алучылар рейд уздыручыларга төртеп күрсәтә.

Әбиләрнең берсе: «Мин пенсионерка! Минем акчам аз. Яшелчә сатып ала алганым юк. Моннан алам!» – дигән.

Кайбер кешеләр исә мигрантларны шәһәрне пычратуда гаепләгән. Шәһәр хакимияте дә, рейд халык соравы буенча уздырыла, дигән.

Шәһәр хакимияте, законсыз сату урыны юкка чыгарылачак, дип белдергән.

Читайте на 123ru.net