Рамазановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган
![Рамазановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/8/9/46c38b7c80fc88908e9eb7c162726049.jpg)
Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган: Зинираның иң кечкенә сеңлесе Гүзәл кияүгә чыккан.
«Безнең гаиләбездә зур бәйрәм: төпчегебез Гүзәлебезне дә кияүгә бирдек.
Булат киявебез, Гүзәл туганыбыз! Чын күңелдән котлыйбыз сезне. Никахыгыз бер һәм мәңгелек булсын! Бик яратабыз сезне, бәхетле булыгыз, амин», — дип язган Зинира.
Зинира Рамазанова — гаиләдә уртанчы бала. Аның Гөлназ исемле апасы да бар. Моннан берничә ел элек Зинира бер интервьюда апасының туган яклары Караиделдә гомер итүе, ә сеңлесе Гүзәлнең КХТИда укуы һәм үзләре белән яшәве турында сөйләгән булган.