Казан дары заводыннан репортаж: «Малайлар – кул белән, кызлар баш белән эшли»

Казан дары заводы – Россиядә иң борынгы заводларның берсе. Ул 1786 елда Екатерина II Указы белән төзелә башлый, ә 1788 елны рәсми төстә кара, төтенле туп һәм мушкет өчен дары эшкәртүгә керешә. Бөек Ватан сугышы елларында предприятиенең «Катюша» реактив снарядларына дары эшләве мөһим казаныш була.

Хәзерге көндә дә Казан дары заводы тулы көченә эшли. Биредә сугыш кирәк-яраклары һәм төрле хәрби кораллар өчен дары (порох) ясала.

Казанда үзенчәлекле завод булуын шәһәрдә яшәүчеләр белеп кенә түгел, ишетеп тә тора. Чөнки көненә берничә дистә тапкыр җитештерелгән дарыны сынап карыйлар: көчле тавыш шәһәрнең берничә районына ишетелә.

Соңгы елларда завод продукцияне махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен җитештерә. «Безне дә алгы сызыкта, дип әйтергә була, шуңа күрә, мөмкин булганча, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребезгә ярдәм итәбез. Патриотлык һәр кешедә булырга тиеш. Без Ватанны яратырга тиеш», – ди ату коралының төрле төрләрен җитештерү цехы җитәкчесе Максим.

Телефон белән керү, тәмәке тарту тыела: «Кечкенә генә хата безне күп адым артка җибәрергә мөмкин»

Дары заводына телефоннарны калдырып кереш. Бу кагыйдә беренче чиратта эшчеләргә кагыла. Иртәнге 7дән кичке 4-5кә кадәр алар телефон, интернет кебек әйберләрдән читләшеп тора. Бу – куркынычсызлык кагыйдәләрендә төп пунктларның берсе, чөнки оборона предприятиесендә геолокация мәсьәләләре катгый тикшерелә.

Шулай ук, заводта тәмәке тарту, территориягә үзең белән тәмәке, шырпы кебек, янып китәргә мөмкин булган әйберләр белән керү дә катгый тыела.

Цехта эшләүчеләр бөтенесе дә «ХБ», ягъни киҗе-мамык киемнән. Дары белән эшләүче сәнәгатьтә бу – төп кагыйдә. (Башка төрле кием электрлашып, очкын чыгарырга мөмкин). Цех җитәкчесе Максим да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Биредә һәр эшчегә, эчке киемнән алып, бөтен нәрсә дә бирелә.

Ниндидер кечкенә генә хата да безне күп адым артка җибәрергә мөмкин. Без моны булдырмаска тиеш. Шуңа күрә махсус киемнәргә, дымлылыкка зур игътибар бирелә. Минем эшчеләрем эчке киемнәренә кадәр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Безнең инструментлар да сәнәгатьтә рөхсәт ителгән металлардан гына, – ди ул.

Кагыйдәләр бозу-бозмауны видеоанализатордан махсус режим буенча белгеч компьютердан карап тора. Дистәләгән компьютерда бөтен сәнәгать уч төбендәге кебек.

Әгәр дә эшче махсус киемне, яки баш киемен салган икән, без шунда ук күреп алабыз. Аннары мастерга шалтыратып, кисәтү ясыйбыз. Шулай ук, капка янына туктаган машина номерлары, дөрес булмаган җирдә калдырылган предметлар, машиналарның артык йөкләнеше, территориядә чит кешеләр булу – барысы да контрольдә тотыла, – ди белгеч Фәридә.

«Малайлар – кул белән, кызлар баш белән эшли»

Завод эшен күпләр бары авыр физик хезмәт дип уйлыйдыр. Әлбәттә, сәнәгать эшендә физик хезмәт беренче урында. Шулай ук продукция җитештерү өчен интеллектуаль белем, оештыру сәләте һәм яңа технологияләрне белү зарур.

Мәсәлән, дары заводын зур бер лабораториясез күз алдына китереп булмый. Биредә химиклар дары ясау өчен нигез булдыра – мамыктан целлюлоза ясап, эремә китереп чыгара. «Мин бөтен цех өчен эремәләр ясыйм», – дип сөйләде физик-химик анализ лаборанты 21 яшьлек Ангелина.

Ул бу белгечлек буенча Казанның нефтехимия колледжында укыган. Укуын тәмамлау белән аны заводка чакыралар.

Эшкә теләп барам. Хезмәт хакы да әйбәт, эш шартлары да. Монда килүемә үкенмәдем. Монда эшләргә аналитик акыл ярдәм итә, чөнки бик күп санарга кирәк. Аннары төгәллек, стресска чыдамлылык һәм пөхтәлек кирәк, чөнки без кислоталар белән эшлибез, – диде Ангелина.

Лабораториядә эшләнгән эремә башка цехларга юллана. Завод территориясендә урнашкан төрле цехларда күп кеше эшли. Мәсәлән, ату коралының төрле төрләрен җитештерү цехында 500ләп кеше хезмәт итә. Алар арасында 18 яшьлекләр дә, заводта эшләү стажы 40 елдан артып китүчеләр дә бар.

Төп цехларның берсендә эшләүче Ленар 2 ел эчендә мастер ярдәмчесеннән технологка менгән. Ул эшләгән цехта дары җитештерүдә кулланылучы полуфабрикатлар ясала.

Биредә бөтен кеше нинди максат белән эшләүләрен белә. Эшнең авырлыгы – продуктның югары молекуляр булуы. Безгә дары җитештерүгә продуктны тиешле күләмдә булдырырга, шул ук вакытта сыйфатны да югалтмаска кирәк, – дип аңлатты Ленар.

Сәнәгатьтә кызлар күпләп эшли. Мәсәлән, Алсу биредә инженер-технолог булып хезмәт итә. Аңа кадәр җитештерүдә хезмәткәр була.

Завод – авыр эш. Тик кызлар да көчсез халык түгел. Без – кызыксынып, эшнең бөтен нюансларын белеп эшли торган кызлар. Малайлар авыр эштә кул белән эшләсә, кызлар баш белән эшли, – диде Алсу.

«Мин башка эшне күз алдына да китерә алмыйм»

Ату коралының төрле төрләрен җитештерү цехында эшләүче Гүзәл ханымның стажы 43 ел. Ул 17 яшеннән әтисе һәм әнисе юлын дәвам итә.

Бу заводта әнием 30 елга якын, әтием 20 ел эшләде. Аңарчы ул завод янындагы янгын күзәтчелегендә дә хезмәт иткән иде. Аларга карап, мин дә химия-технология техникумын бетердем һәм монда эшләргә килдем.

Безнең монда – хәрби продукция. Мин җитештерү контролер булып эшлим, шуңа күрә бөтен әзер продукция минем аша үтә. Эшебез авыр дип тә, җиңел дип тә әйтә алмыйм, төрле вакытлар була. Басып кына тора торган эшебез дә, утырып эшли торган эшебез дә бар.

43 ел буена ияләндек инде. Үзебезчә кызык, рәхәт табып эшлибез инде. Мин башка эшне күз алдына да китерә алмыйм. Миңа бу завод бик якын. Хезмәт хакын түләмәгән заманнарда да китмичә эшләдек, – ди Гүзәл ханым.

«СВО башлангач, безгә бик белемле егетләр килде»

Хәзерге вакытта завод эшче кадрлар эзли. Сәнәгатьнең тулы көчкә эшләвен һәм илнең оборона куәтен нормада тоту өчен, тагын да күбрәк хезмәткәрләр кирәк.

Кадрлар бүлегендә эшчеләр өчен барлык шартлар да тудырылуын әйттеләр. Беренчедән, завод эшчеләре өчен укыту үзәге дә эшли. Чөнки бирегә урта, югары белеме булмаган кешеләр дә эшкә урнаша ала. Укыту үзәгендә берничә ай эчендә аларга төрле һөнәр ияләре булырга мөмкинлек бар. Үзәктәге VR дублерларда бөтен сәнәгатьне өйрәнеп була. Аттестация узганнан соң 3 разряд бирелә, ә 3-4 айдан соң кеше югарырак разрядка да укый ала. Разрядка карап, билгеле, хезмәт хакы да арта.

Уку барышында бөтен кешегә дә стипендия түләнә. Ә беренче хезмәт хакының күләме – 65 мең. Ул разряд дәрәҗәсе буенча арта бара икән. Хәзерге көндә әзерлек вакыты 3 атна да була ала икән. Элек исә уку 3 айдан 6 айга кадәр булган. Махсус хәрби операция башлану сәбәпле, укыту сроклары да кысакартылган.

СВО башлангач, безгә югары белемле бик укымышлы егетләр килде, алар шунда ук аппаратчик булып эшли алдылар, чөнки бу – бронь бирә торган вазыйфа иде. Без аларның инструкцияне тиз укыганын, 1 көн эчендә барысын да өйрәнгәнен аңладык, – дип сөйләде заводның Кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна Михайлова.

Сүз уңаеннан, заводта һәркемнең эш графигы төрле. Мәсәлән, цехта 7дән 4кә кадәр эшләсәләр, лабораториядә 8дән 5кә, ә кемнеңдер эш сменасы 12 сәгать дәвам итә. Ягъни эшкә урнашканда нинди график кызыксындыруын әйтергә була, ә җитәкчелек туры килә торган вакансия сайлый.

  • Татарстанның мөһим оборона предприятиесе булган дары заводыннан фоторепортаж

Читайте на 123ru.net