Рәфинә Ганиуллина кече сеңелләре белән дуслашкан

Рәфинә Ганиуллина кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Ганиуллиналар – 5 кыз туган, тик соңгы берничә елда аларның икесе апалары белән аралашмый башлады. Рәфинә интервьюларында бу хәлгә борчылуын, кайчан булса да дуслашуларына өметләнүе турында әйтеп килде. Ниһаять, бу көн туган!

Элек Рәфинә, Люция һәм Резедә аралашып яшәгән, ә Гөлсу белән Илсөя (Аиша) икесе аралашкан. Хәзер җырчы 3 сеңлесе (Резедә чит илдә эшли) белән төшкән фотоны куйган һәм «дуслаштык» дип язган. Алар аралашмаган вакытта кече сеңелләре әни булып куйган, аның кызы бар. Рәфинә сеңлесе Люция белән бәләкәчне дә кочаклап фотога төшкән һәм «безнең татлы шатлыгыбыз» дип язып куйган.

«Берәү, гел «пыш-пыш» килеп...»: Рәфинә Ганиуллина сеңелләре белән аралашмавы турында

Читайте на 123ru.net