Россиядә өс киемнәре кыйммәтләнә башлаган

«Честный знак» маркировка дәүләт системасы мәгълүматлары буенча, быелның беренче яртыеллыгында (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда) курткаларга уртача бәя 11,5 процентка – 4,3 мең сумга, жилетларга 14 процентка – 3 мең сумга, плащларга – 17 процентка (7,8 меңгә), пәлтәләргә 6 процентка (6,7 меңгә) арткан, дип яза «Рен ТВ» сайты.

Шул ук вакытта, 1 ел эчендә Россиядә пуховикларның уртача бәясе төшкән. Узган елның беренче яртыеллыгында пуховикларның уртача бәясе 10,5 мең булган, ә 2024 елда аларның уртача бәясе 24 процентка – 7,9 меңгә төшкән.

Перспектив технологияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәтендә («Честный знак» системасы операторы) товарларның уртача бәясен касса мәгълүматлары буенча – маркировка ясалганнан соң һәм аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә карап бәяләгәннәр.

«Пуховикларга уртача бәянең төшүе илдә җитештерүнең 21 процентка артуына бәйле. Базарда арзан бәяле модельләр күбәйде, һәм аларга ихтыяҗ булды. Курткаларда мондый нәтиҗә юк: пуховиклар белән чагыштырганда, аларны җитештерү сизелерлек артмаган, ә 2024 елның икенче яртысында импорт өлеше 76 процент булган», – дип сөйләгән халык куллануындагы товарлар идарәсе башлыгы Варвара Михайлова.

Аның сүзләренчә, еш кына импорт товарлары Россиянекенә караганда кыйммәтрәк: аларны илгә керткәндә таможня пошлинасы түләргә кирәк, транспортировка һәм саклау өчен чыгымнары да була, болар товарның ахыргы бәясенә йогынты ясый. Шул ук вакытта, соңгы 1,5 елда Россия халкы кыйммәтрәк модельләргә өстенлек бирә башлаган.

«Көз җитүгә өс киемнәренә бәя артачак. Сезон башланганчы узган елгы коллекция товарларын мөмкин кадәр отышлы бәядән алып калырга була», – дип йомгаклады Варвара Михайлова.

Читайте на 123ru.net