Фирдүс Тямаев «судлашырга» җыена

Артист Фирдүс Тямаев «судлашырга» җыена. Җырчы тәмле-тәмле конфет-шоколадлар ясап чыгаручы фабрикаларны «судка бирмәкче». Шул рәвешле, Фирдүс үзенең баллы әйберләргә мөкиббән китүе турында шаян видеоролик аша сөйли.

«Дуслар күпләребез ябыгырга, дөрес тукланырга тырышабыз. Үз-үзебезне сүгәбез шушы тәмле конфет-шоколадлар, каһвәләрдән тыела алмагач. Без гаепле түгел, дуслар. Үзегезне гаепләмәгез. Шушы конфет-шоколадларны ясаучы фабрикаларның директорлары гаепле. Әйдәгез, аларны барыбыз бергә судка бирәбез», – дип, фәләненче конфеты белән рәхәтләнеп чәй эчүен дәвам итә Фирдүс.

Социаль челтәрдәге дуслары да бу идеяне күтәреп алган. «Юмор сөйләү сезгә бик тә килешә», – дип шаян роликларны алга таба да төшерергә тәкъдим иткән комментарийлар да бар.

Читайте на 123ru.net