«Җитми калды»: Альберт Вәлиуллиннан моңлы, яңа җыр

Альберт Вәлиуллинның «Җитми калды» дип аталган яңа җыры чыкты.

«Күптән көтелгән премьера», – дип язган артист. Җырның көе авторы – Делүс Шәйхразыев, сүзләре авторы – Айгөл Вәлиуллина, аранжировка Нияз Вәлиевтан.

«Җитми калды күңелемә синең җылың» дигән сүзләр белән моңсу җырны артистның язылучылары да көтеп алган. «Бик көттек, Альберт әфәнде! Авторларга да рәхмәт, аранжировка – «ут», – дип язганнар. «Мәгънәле җыр», «ниһаять», «моң» дигән комментарийлар да бар. «Кайдан гына килеп чыкты бу трек, җанны актарып чыгара бит! Рәхмәт сезгә», – дип комментарий калдырганнар.

Читайте на 123ru.net